МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Су һәркемгә дәва 07.11.2016

Каникуллардан соң "Салават купере"н сагынганбыз икән бит. Бүген дә без анда кунакта булдык.
-
ОГЭга әзерлек 01.11.2016

Бүген рус теленнән 9 нчы сыйныф укучылары өчен консультация үткәрелде. Укучылар үзләре өчен авыр булган сорауларга бергәләп җавап таптылар.
-
Көзге өмә 29.10.2016

Экологик хәлләрне яхшырту максатыннан өмә мәктәптә бүген башкарылды. Чөнки яфраклар әле генә коелып бетеп бара. Өмәдә барлык укучылар да теләп катнашты.
-
"Сөмбелә" бездә кунакта 28.10.2016

Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Без дә үткән эшләребезгә йомгак ясап, матур бәйрәм үткәрдек. Укучылар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, җыр - бию белән аралаштырылган бәйрәм бик күңелле булды.
-
Уңышларыбыз 24.10.2016

Бадминтон буенча район ярышларында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. 5-11 нче сыйныф укучылары арасында шәхси беренчелектә Сибгатов Булат - 1 урын, Тимершин Алмаз - 2 урын, кызлар арасында - Гилазова Язилә - 3 урынгы ия булдылар. Командалар арасында безнең мәктәп укучылары 3 нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
-
ГТОга әзерлек 22.10.2016

ГТО нормативларын нәтиҗәле тапшыру өчен укучылар бассейнда йөзү буенча дәресләр алалар. Йөзәргә һәрбер бала да өйрәнергә тиеш. Чөнки ГТО таләпләре шундый.
-
Көзге эшләргә нокта куела 20.10.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында инде уңышлар җыеп алынды, базларга салынды. Инде бүген көзге эшләргә соңгы нокта куелды. Киләсе ел уңышы яхшы булсын өчен җирләр сукаланып калырга тиеш. Бу эш бүген башкарылды.
-
Консультацияләр дәвам итә 19.10.2016

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген алар татар теленнән пробный имтихан эше язды.
-
Фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эш 17.10.2016
Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү кирәк. Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә. Шуңа да фән укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән даими эшлиләр. -
Су - яшәү чыганагы 14.10.2016

Районыбызда бассейнга йөрүчеләр саны арта бара. Бу көнне бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары көтеп ала. Шуңа да укучылар бассейнга яратып йөриләр.












