МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
РДШ гимнына бию 01.03.2017

Иртәнге зарядка кысаларында мәктәп укучылары «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы гимнына бию өйрәнү белән мәшгуль.
-
Аҗаган 28.02.2017

Мәктәп укучыларының "Аҗаган" уенына әзерлекләре зур иде. 3 командага бүленеп, алар төрле хәрби-сугышчан биремнәрне үтәде, яшерелгән “мина”, байракны эзләде, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде, төрле сугышчан җырлар башкарды, проектлар төзеде. Соңыннан командалар бүләкләнде.
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 28.02.2017

1-9 нчы сыйныфларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үткәрелде. Укучылар Татарстан Республикасында урнашкан тыюлыклар турында мәгълүмат туплады. Әлеге дәресләр укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур роль уйный.
-
Кошларга ярдәм итик! 22.02.2017

Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә? Һичшиксез, беренче чиратта җимлекләр ясап элергә кирәк. Мәктәбебездә игълан ителгән җимлекләр ясау конкурсында укучыларыбыз актив катнашты. Һәм бүген моңа нәтиҗә ясалды. Һәр укучы үз җимлеген, җимнәр белән тутырып, мәктәп тирәсенә элеп чыкты.
-
Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә 20.02.2017

Мәктәбебездә бәйрәм көннәре алдыннан "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" ярышы үткәрелде. Ярышта спорт белән дус булган Гыйләҗевлар, Әхмәтҗановлар һәм Зәйнуллиннар гаиләләре көч сынашты. Ярыш төрләренең кызыклы, кабатланмас булуына башлангыч сыйныф укытучылары Сәйфетдинова А.М., Хәсәнова М.М. күп көч куйган. Ярыш күз ачып йомган арада үтеп тә китте. Зәйнуллиннар - 1 урында, Әхмәтҗановлар - 2 урында, Гыйләҗевлар - 3 урында. Котлыйбыз! Бергә булыйк! Күңелле мизгелләрне истә калырлык итеп үткәрик.
-
Хәлең ничек? 15.02.2017

Тимурчылар үзләренә билгеләнгән әби - бабайларга ярдәмнәрен кызганмыйлар. Бу арада еш кар яуды. Шуңа да ялгыз яшәүче ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең хәлен укучыларыбыз даими белешеп тордылар.
-
Үлемне җиңгән шагыйрь. 15.02.2017

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, онытылмаслык бөек шагыйрь –Муса Җәлил. Юк,ул исем генә түгел,бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык кебек сүзләр тора. Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Менә шуның өчен дә без, Җәлилнең милләтәше буларак, бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез. Башлангыч сыйныф укучыларының чыгышы моның дәлиле.
-
День Святого Валентина 14.02.2017

Проведено внешкольное мероприятие, посвященное ко ДНЮ Святого Валентина "Будь моим другом!" для учащихся 2-9 классов. Праздник дружбы прошел в атмосфере веселья. Прозвучало много песен и стихов не тему дружбы и любви.
-
Химия атналагына йомгак 13.02.2017

Химия атналыгын Сафина Лилия Рифкат кызы кызыклы, мавыктыргыч итеп планлаштырган иде. Укучылар чараларда бик теләп катнашты. Бүген химия атналыгына нәтиҗә ясалды.
-
Чаңгы юллары - 2017 11.02.2017

Чаңгыда йөрү һәркемгә дә файдалы. Бу чарада мәктәп коллективы актив катнашты. Әти - әниләр дә сынатмады. Билгеле, мондый көннәрдә чәй белән кайнар коймактан авыз итү дә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.












