МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Сыйныф җитәкчеләре семинары 06.12.2016

Район сыйныф җитәкчеләрен Чүти урта мәктәбе кабул итте. Профориентация – тәрбия мәсьәләсендә төп проблемаларның берсе. Һәркем югары белем алырга омтыла. Шуңа да һөнәри тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чараларны даими үткәрергә кирәк. Укучы үзенә туры килгән һөнәрне сайлый белергә тиеш. Чүти урта мәктәбендә караган дәресләр һәркемне уйланырга мәҗбүр иткәндер, мөгаен. Шулай итеп, бергәләп дөрес юл сайлыйк!
-
Мәктәп юбилее 05.12.2016

Дөньялыкның җитмеш кат серенә төшендерергә сәләтле, кешене шәхес, шәхесне бөек иткән белем йорты! Үз чорында нинди генә укучылар, нинди генә укытучылар күрмәгән ул. Тик ничек кенә булмасын, аның стенасындагы һәрбер ташның үз тарихы, үз әйтер сүзе бар. Мәктәбемнең бер гасырлык тарихына күзәтү ясалды. Шушы вакыт аралыгында никадәрле үзгәреш җилләре искән дә, никадәрле саваплы эшләр башкарылган. Мәктәп еллары тарихына сәяхәт ясарга Мөрәле мәктәбендә белем алган 150 кеше катнашты.
-
Тарихка сәяхәт 03.12.2016

Мөрәле төп мәктәбе үзенең 100 еллык тарихына күзәтү ясады. Шушы чор аралыгында никадәр үзгәрешләр булган икән бит. Ә менә монысы нәкъ безнеңчә, матур тарих. Бүген без үз чорыбызны, үткәнебезне барладык.
-
Әнием - кадерлем 25.11.2016

"Әнкәй җирдә иң зур кеше" исеме астында үткәрелгән Әниләр көне һәркемнең күңел кылларын тибрәткәндер, мөгаен. Әниләребезгә булган теләкләрне укучылар җыр, шигырь, нәфис сүз аша җиткрделәр. Аларга исәнлек - саулык, җан тынычлыгы телибез, балалары һәрчак сөендереп яшәсен.
-
Эшмәкәрлек серләре 24.11.2016

5-9 нчы сыйныфлар өчен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә. уңышлы эшмәкәр булу серләренә төшенделәр. "Эшмәкәр кем ул?", "Эшмәкәр булу җиңелме?" һ.б. сорауларга җаваплар эзләделәр.
-
ГТОга әзерлек 22.11.2016

"Салават күпере"ндә су коену өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Урамда салкын кыш якынлаша, ә без рәхәтләнеп су коенабыз. Сез дә килегез, үкенмәссез!
-
Мәктәп инспекторы бездә кунакта 18.11.2016

Бүген район мәктәпләре инспекторы Ахметова Лилия укучылар белән әңгәмәләр үткәрде, башлангыч сыйныф укучыларына ут яктырткыч смайликлар бүләк итте.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 16.11.2016

Укучылар белән спорт ярышларына әзерлек даими башкарыла. Бүген башлангыч сыйныф укучылары түгәрәктә бадминтон уены элементларын кабатлады.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 12.11.2016

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бездә кунакта булды. Көндезге якта башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кәҗә белән сарык" әкияте, кичен Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" моңсу комедиясе тәкъдим ителде. Артистларга рәхмәтебез чиксез.
-
Кул эшләре дөньясында 08.11.2016

Кул эшләре белән кемнең генә шөгыльләнәсе килми икән?! Мондый матурлыкны ничек тудырырга? Нәкъ менә түгәрәктә шуның серләренә төшенәбез дә инде.












