МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
ГТОга әзерлек 22.11.2016

"Салават күпере"ндә су коену өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Урамда салкын кыш якынлаша, ә без рәхәтләнеп су коенабыз. Сез дә килегез, үкенмәссез!
-
Мәктәп инспекторы бездә кунакта 18.11.2016

Бүген район мәктәпләре инспекторы Ахметова Лилия укучылар белән әңгәмәләр үткәрде, башлангыч сыйныф укучыларына ут яктырткыч смайликлар бүләк итте.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 16.11.2016

Укучылар белән спорт ярышларына әзерлек даими башкарыла. Бүген башлангыч сыйныф укучылары түгәрәктә бадминтон уены элементларын кабатлады.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 12.11.2016

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бездә кунакта булды. Көндезге якта башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кәҗә белән сарык" әкияте, кичен Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" моңсу комедиясе тәкъдим ителде. Артистларга рәхмәтебез чиксез.
-
Кул эшләре дөньясында 08.11.2016

Кул эшләре белән кемнең генә шөгыльләнәсе килми икән?! Мондый матурлыкны ничек тудырырга? Нәкъ менә түгәрәктә шуның серләренә төшенәбез дә инде.
-
Су һәркемгә дәва 07.11.2016

Каникуллардан соң "Салават купере"н сагынганбыз икән бит. Бүген дә без анда кунакта булдык.
-
ОГЭга әзерлек 01.11.2016

Бүген рус теленнән 9 нчы сыйныф укучылары өчен консультация үткәрелде. Укучылар үзләре өчен авыр булган сорауларга бергәләп җавап таптылар.
-
Көзге өмә 29.10.2016

Экологик хәлләрне яхшырту максатыннан өмә мәктәптә бүген башкарылды. Чөнки яфраклар әле генә коелып бетеп бара. Өмәдә барлык укучылар да теләп катнашты.
-
"Сөмбелә" бездә кунакта 28.10.2016

Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Без дә үткән эшләребезгә йомгак ясап, матур бәйрәм үткәрдек. Укучылар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, җыр - бию белән аралаштырылган бәйрәм бик күңелле булды.
-
Уңышларыбыз 24.10.2016

Бадминтон буенча район ярышларында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. 5-11 нче сыйныф укучылары арасында шәхси беренчелектә Сибгатов Булат - 1 урын, Тимершин Алмаз - 2 урын, кызлар арасында - Гилазова Язилә - 3 урынгы ия булдылар. Командалар арасында безнең мәктәп укучылары 3 нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.












