МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 27.12.2016

1-9 нчы сыйныфларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үтте. Укучыларга Татарстандагы тыюлыклар турында мәгълүмат җиткерелде. Әлеге дәрес укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2016

Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңаел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез.
-
Бәйгегә әзерлек 23.12.2016

Район оешмалары һәм мәктәпләр арасында Яңа елга әзерлек буенча ел саен бәйге игълан ителә. Мәктәп коллективы быел сихри аланга төрле әкият геройларын чакырды. Әлеге сихри аланда бәйгегә бәя бирүчеләр дә булып китте.
-
Яңа елга - бүләк 20.12.2016

5-8 нче сыйныф укучылары технология укытучысы Гарифуллин Сирин җитәкчелегендә кечкенә көрәкләр ясап балалар бакчасына бүләк иттеләр. Балаларның шатлыгы зур.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 17.12.2016

Әле кайчан гына яңа уку елы башланган иде. Инде уку елының 1 нче яртыеллыгы да төгәлләнеп килә. Бусагада Яңа ел ишек кага. Мәктәбебез шуңа да Яңа ел төсмере ала. Әйдә шатлыгы, куанычы, уңышлары белән килсен.
-
Созвездие - Йолдызлык - 2017 14.12.2016

Хөрмәтле ата - аналар, укытучылар, балалар! "Созвезие - Йолдызлык - 2017" фестиваленә старт бирелде. Сез фестивальнең нигезләмәсе белән әлеге сайтта (http://www.yold.ru/node/14) таныша аласыз. Әйдәгез бергәләп талантларны барлыйк.
-
Бергә барысын да җиңәрбез 12.12.2016

Район ППС хезмәткәрләре 1 нче сыйныф укучыларының адаптациясен, 5 нче сыйныф укучыларының дулкынлану, борчылуларын үз эченә алган тикшерүләр үткәрделәр. Ә 9 нчы сыйныф укучылары белән "ОГЭга әзерлек вакытында үзеңне ничек дулкынланулардан сакларга" дигән темага тренинглар оештырдылар.
-
Без шугалакта! 12.12.2016

Районыбызда күптән көтелгән шугалакта шуу сезоны да ачылды. Хәзер инде безнең тагын бер хыялыбыз тормышка ашачак. Күпләребез инде тимераякта шуарга да өйрәнде. Мондый мөмкинлекләр тудырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебез зур.
-
Ата-аналар җыелышы 08.12.2016

9 нчы сыйныфта "ГИАга әзерлек" темасына ата -аналар җыелышы үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе мәктәптә үткәрелгән сынап карау имтихан нәтиҗәләренә анализ ясады. Укучыларның дәрескә әзерлеге, имтиханнарга әзерлек торышы белән мәктәп җитәкчесе Зиганшин А.Р. таныштырды.
-
"Юнармия" хәрәкәте 08.12.2016

Кайбыч спорт - сәламәтлек комплексы "Салават күпере"ндә "Юнармия" хәрби - патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә кабул итү чарасы үткәрелде. “Юнармия” хәрәкәтенең максаты – Ватанны тыныч шартларда да яклый алырлык буын тәрбияләү. Әлеге чарада безнең мәктәптән дә 4 укучы катнашты. Соңыннан, Ватан геройлары көне уңаеннан, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.












