Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Кышкы табигатькә экскурсия 05.01.2017

Укучылар кышкы каникул чорында сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кышкы табигатькә экскурсияләргә йөриләр. Бүген 6 нчы сыйныф укучылары тауга чана шуарга чыктылар.
-
Без бүген бассейнда 04.01.2017

Укучыларның каникуллары файдалы да, күңелле дә үтсен өчен әти-әниләр дә, укытучылар да тырыша. Бүген мәктәбебезнең 2, 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексына су коенырга бардылар.
-
Имтиханга әзерләнәбез 04.01.2017

Иртәгә 9 нчы сыйныф укучыларының математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәреләчәк. Шул уңайдан укучылар бүген математикадан белемнәрен ныгыталар.
-
Бергәләп ял итәбез 03.01.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен лагерьда татар теленнән консультация үткәрелде. Төшке аштан соң балалар сыйныф җитәкчеләре һәм физик тәрбия укытучысы белән берлектә чаңгыда экскурсиягә чыктылар. Укучыларның каникуллары файдалы һәм кызыклы үтә.
-
Кышкы лагерь эшчәнлеге 02.01.2017

Мәктәбебездә кышкы лагерь үз эшен башлады. 9 нчы сыйныф укучылары өчен ял итү һәм дәүләт йомгаклау имтиханнарына әзерлекне алып бару максатыннан оештырылган лагерь эшчәнлеге график нигезендә алып барыла. Бүген укучылар биология фәненнән биреләчәк имтиханга әзерләнәләр. Шул исәптән, алар ял вакытында спорт залда шөгыльләнәләр, көн ахырында алган белемнәрне ныгыту өчен брейн-ринг уенында катнашалар.
-
Активистлар Чыршы бәйрәме 29.12.2016

Бүген Кайбыч районында "Салават күпере" ССКнда мәктәп укучылары - активистлары өчен район җитәкчесе Рәхмәтуллин А.И. һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.А. катнашында Чыршы бәйрәме оештырылды. Бу бәйрәмдә безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина А., Гиниятуллина К., Сафина А. һәм Хәйруллина А. катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Педагогик киңәшмә 28.12.2016

Бүген укытучыларның педагогик киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды: 2 нче чирек нәтиҗәләре, сыйныфларда уку торышы, 9 нчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханына әзерлек барышы, дәрестән тыш эшчәнлек. Шулай ук киңәшмәдә башлангыч сыйныф җитәкчесе Вилданова Д.Р. "Толерант шәхес тәрбияләү - заман таләбе" темасына чыгыш ясады.
-
Котлыйбыз! 27.12.2016

Яңа ел алдыннан Кайбыч районы мәктәпләре арасында мәктәп яны бизәлеше буенча бәйге үткәрелде. Әлеге бәйгедә төп игътибар кар һәм боз сыннарына бирелде. Бу чарада безнең мәктәбебез дә актив катнашты һәм зур уңышка иреште: Кошман мәктәбе II нче урынга лаек дип табылды һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде! Шундый зур уңышка ирешүебезгә мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучыларының да керткән өлешләре бик зур. Барчагызга да олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2016

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфлар өчен "Яңа ел могҗизалары" бәйрәме булып үтте. Яңа ел тамашасы әкиятләштерелгән формада уздырылды. Балалар чыршы әйләнәсендә үзләренең матур шигырьләрен, җырларын башкардылар, биюләрен күрсәттеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Тамашага укучыларның әти-әниләре дә килде. Тамаша ахырында барлык укучыларга да Яңа ел бүләкләре таратылды.
-
Зәңгәр ут яктысында 27.12.2016

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучыларының "Зәңгәр ут яктысында" исемле Яңа ел бәйрәме уздырылды. Быелгы бәйрәм Россиядә Кино елы белән бәйле рәвештә оештырылды: сыйныфлар кинодан өзекләр күрсәттеләр, фильмнардан җырлар башкардылар. Шулай ук Яңа елга багышлап клип төшерү, бию башкару, плакат чыгару һәм оригиналь уенчык ясау номинацияләре буенча бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм ахырында жюри җиңүчеләрне билгеләде: I нче урында - 8 нче сыйныф, II нче урында - 5, 9 нчы сыйныфлар, III нче урында - 6, 7 нче сыйныфлар. Тамаша ахырында барлык укучыларга да Яңа ел бүләкләре таратылды.











