Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
18.01.2017

Бүген 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә хезмәт дәресен укырга дип мәктәбебезгә Насретдинова Л. килде. Алар кәгазьдән киселгән кар бөртекләре белән кар бабай ясадылар. Лилия - безнең мәктәбебезнең даими кунагы. Укучыларыбыз да аның дәресләргә килүен көтеп алалар.
-
Кошларга ярдәм 16.01.2017

Мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбызга үз куллары белән ясалган җимлекләр куйдылар.
-
Мәктәбебезнең зур уңышы 16.01.2017

Кайбыч районы белем бирү учреждениеләре арасында үткән "Яңа елга әзерлек" буенча конкурста безнең мәктәп II нче урынга лаек булды! Әлеге уңышка ирешүдә барлык укучыларның, укытучыларның, мәктәп хезмәткәрләренең һәм әти-әниләрнең өлеше зур. Барчагызга да зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Шугалакта ял итәбез 12.01.2017

Бүген мәктәбебезнең 1, 2, 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә "Кайбыч" шугалагында булып кайттылар.
-
Чаңгыда шуабыз 11.01.2017

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", дип юкка гына әйтмиләр. Бары тик саулык булса гына, белем үзләштерүе дә җиңелрәк. Балаларның сәламәтлеген ныгытуның бер чарасы - спорт белән шөгыльләнү. Укучылар физик тәрбия дәресләрендә рәхәтләнеп чаңгыда шуалар.
-
Балчык белән эш 10.01.2017

Мәктәбебездә сәнгать юнәлеше буенча технология укытучысы Насретдинов А.Л. “Балчык белән эш” дип аталучы түгәрәкне җитәкли. Укучылар Айдар Линарович белән берлектә Кошман авылының элекке традицияләрен яңартып,балчыктан төрле формадагы һәм зурлыктагы фигуралар, чүлмәкләр, вазалар ясыйлар.
-
Яңа чиреккә аяк бастык 09.01.2017

Бүгеннән мәктәпләрдә яңа уку чиреге - иң озын чирек башланды. Укучыларга укуларында зур уңышлар, укытучыларга авыр хезмәтләрендә сабырлык, барчабызга да ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычларга бай көннәр, имин тормыш теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!
-
Бергәләп ял итәбез 07.01.2017

Бүген мәктәпнең 2,4,7 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә кышкы табигатькә чыгып, рәхәтләнеп чана шуып, уйнап, ял итеп кайттылар.
-
Лагерь эшчәнлеге 06.01.2017

Кышкы лагерь эшчәнлеге кысаларында бүген безнең мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары белән Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле укытучысы Садриева А.З. имтиханга әзерләнү максатыннан дәрес алып барды.
-
Саф һавада рәхәт! 06.01.2017

Мәктәп укучыларының ялы файдалы да, күңелле дә, куркынычсыз да үтәргә тиеш. Әлеге максатларны күз алдында тотып, укытучылар балалар белән каникул чорында да тыгыз элемтәдә тора. Бүген 1, 8, 9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән очрашып, саф һавада уеннар уйнап, чаңгыда шуып кайттылар. Тиздән башланачак яңа уку чирегенә укучылар көч туплап, рәхәтләнеп ял итеп киләчәкләр.











