Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Коррупциягә каршы көрәш көне 10.12.2016

9 нчы декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан кичә Казан шәһәренең IT - паркында әлеге темага карата түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Утырыш "2016-2017 нче елда коррупциягә каршы Милли планны тормышка ашыру чаралары" темасы астында үтте, анда бүгенгесе көндә бу өлкәгә кагылышлы булган кискен мәсьәләләр күтәрелде. Утырышта делегат буларак безнең мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. та катнашты. " Коррупциягә каршы көрәш" темасы Кошман мәктәбендә укучылар арасында да киң яктыртыла, әлеге юнәлештә төрле профилактик чаралар: сыйныф сәгатьләре, рәсем һәм инша конкурслары, әңгәмәләр үткәрелә.
-
Мониторингта катнашу 09.12.2016

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия буенча буенча оештырылган онлайн-мониторингта катнаштылар.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2016

9 декабрь – Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим дата – һәр шәһәрдә, һәр авылда төрле елларда Ватанны саклап сугышларда каһарманлык, батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчыларны искә алалар. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Шул уңайдан безнең мәктәптә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Шулай ук укучылар Бөек Ватан сугышы ветераны - Зиганшин Хәсән абый һәм Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән дә очраштылар.
-
Республикакүләм ата-аналар җыелышы 09.12.2016

Бүген Чаллы дәүләт педагогик университетында республикакүләм ата-аналар җыелышы уздырылды. Әлеге җыелыш сәгать 17.00 дә интернет челтәре аша онлайн режимда үтте. Җыелыш "Ата-ана - остаз" темасы астында уздырылды. Әлеге чарада безнең мәктәп укытучылары һәм ата-аналар да катнашты.
-
"Шәвәли оныклары" конкурсы 09.12.2016

Бүген Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев хөрмәтенә туган авылы - Апас районы Бакырчы авылындагы мәктәптә "Шәвәли оныклары" исеме астында төбәкара иҗат бәйгесе үтте. Безнең мәктәптән бу конкурста "Көмеш каләм" түгәрәге җитәкчесе Сайранова Р.Т. белән берлектә ике укучы: Минвалиева И. һәм Гиниятуллина К. катнаштылар. Уңышларыбыз да бар: Минвалиева И. 2 нче урынга лаек дип табылды! Котлыйбыз!
-
"Юнармия" хәрәкәте 08.12.2016

8 нче декабрь көнне Кайбыч районының "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү коплексында укучыларны Россиякүдәм яшьләрнең хәрби-патритотик "Юнармия" хәрәкәтенә кабул итү тантанасы булып узды. Әлеге тантанада безнең мәктәп укучылары да таашачы булып бардылар. Тантана тәмамланганнан соң укучылар Ватан Геройлары көне уңаеннан Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләргә венок куйдылар.
-
08.12.2016

-
Психологик десант 07.12.2016

"Психологик десант" эшчәнлеге нигезендә бүген безнең мәктәпкә районның психологик хезмәтеннән педагог-психолог һәм логопед килделәр. Алар 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү максатыннан диагностик тест биремнәрен башкардылар һәм "Стресска каршы торучанлык" темасына тренинг үткәрделәр. Шулай ук, логопед Алевтина Александровна 1 нче сыйныф укучылары белән сөйләмдәге кыенлыкларны ачыклау максатыннан әңгәмә үткәрде.
-
Рус теленнән ачык дәрес 07.12.2016

Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Вилданова Д.Р. 3 нче сыйныфта рус теле фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә башлангыч сыйныф укытучылары, биология фәне укытучысы, уку-укыту буенча директор урынбасары катнаштылар. Дәреснең максаты укучылар белән "Сүз ясалышы" һәм "Тамырдаш сүзләр" темаларын ныгыту иде. Дәрес бик нәтиҗәле үтте.
-
Сыйныф җитәкчеләре семинары 06.12.2016

Бүген Чүти урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре һәм тшрбия эше буенча директор урынбасарларының районкүләм семинары үтте. Семинар "Укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә килеп туган мәсьәләләр" темасына багышланган иде. Семинар өч өлештән торды: "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" һәм "Эш сөйгәнне ил сөя" исемле сыйныф сәгатьләре, 9-11 сыйныфлар өчен "Юллар чатында" дип аталган чара, билгеләнгән тема буенча докладлар белән чыгышлар. Семинарга төрле һөнәр вәкилләре белән беррәттән Кайбыч районы башлыгы - Рахматуллин А.И. та чакырылган иде.











