Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Республикада "Чыршы бәйрәме" 25.12.2016

Бүген Казан шәһәрендә укучыларның республикакүләм Президент Чыршысы бәйрәме үтте. Әлеге күңелле чарада безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Сагдиева Л. катнашты.
-
Котлыйбыз! 23.12.2016

Декабрь аенда мәктәбебез укучылары "Без коррупциягә каршы!" конкурсының плакат ясау һәм инша язу номинацияләрендә катнашканнар иде. Бүген Петухова Ф.Ф. яхшы дип бәяләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, 9 нчы сыйныф укучылары Минвалиева И. һәм Хайретдинова Э.га Рәхмәт Хатларын тапшырды.
-
Яңа елны каршылап 23.12.2016

Тиздән Яңа 2017 нче ел җитәчәк. Безнең мәктәп әлеге бәйрәмне матур итеп каршы алырга әзер.
-
19.12.2016

Кошман авылында яшәүче Насретдинова Л. безнең мәктәптә кабат кунакта. 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә Лилия ИЗО дәресен укыды.
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2016

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Яңа 2017 нче елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Барчабыз да тырышып кардан һәм боздан төрле фигуралар ясыйбыз. Әлеге эштә безгә әти-әниләр дә ярдәмлек күрсәтә. Рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Котлыйбыз! 17.12.2016

Бүген, 17 нче декабрь көнне мәктәбебез укучылары йөзү буенча район мәктәпләре арасында үткәрелгән ярышта катнашып кайттылар. Уңышларыбыз да бар: 9 нчы сыйныф укучысы Мутыгуллин Б. арка белән йөзүдә I нче, ирекле йөзүдә III нче урынны яулады, 8 нче сыйныф укучысы Садриев С. - ирекле йөзүдә II нче урынга лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Кошман мәктәбе командасына II нче урын билгеләнде. Чын күңелебездән әлеге уңышларыгыз белән котлыйбыз, егетләр!
-
Муниципаль контроль эшләр 15.12.2016

Бу атна дәвамында укучыларыбыз рус теле, математика, тарих, физика, химия фәннәреннән муниципаль контроль эшләрен башкардылар.
-
Мәрхәмәтле булуга ни җитә? 14.12.2016

Безнең мәктәбебездә бүген кунакта Кошман авылында яшәүче Насретдинова Л. кунакта булды. Лилиянең мәктәпкә килүе беренче тапкыр гына түгел, шуңа күрә укучылар һәм укытучылар аны бик якын итәләр, үзенә дә өенә кунакка килгәлиләр. Әлеге мөлаем кыз барлык кешегә дә бик ачык, шунлыктан башкалар да аңа тартылып тора. Бүген ул 5 нче сыйныф кызлары белән хезмәт дәресен укыды. Дәрестә балалар төсле битләрдән аппликацияләр ясадылар. Лилиягә бездә бик ошады. Без аны мәктәбебездә тагын көтеп калабыз.
-
Изгелек кылырга ашык! 12.12.2016

Бүген мәктәбебез укучылары педагог-оештыручы Кадырова А.С. җитәкчелегендә Фёдоровск авылындагы Картлар йортында үз көчләре белән әзерләнгән концерт тамашасын күрсәтеп кайттылар. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар, үзләренең матур биюләрен бүләк иттеләр. Өлкәннәргә әлеге тамаша бик ошады, алар чын күңелләреннән "Рәхмәт" сүзләрен җиткерделәр һәм киләчәктә тагын да яңа очрашуларга чакырып калдылар.
-
Мәктәп тормышы 12.12.2016

Бүген мәктәптә һәрвакыттагыча иртәнге линейка уздырылды. Линейка барышында узган атнада дежур торган сыйныфның отчеты тыңланылды һәм мәктәп күләмендә үткәрелеп килүче бәйге-конкурсларга йомгак ясалды, иң актив дип табылган укучыларга грамота һәм дипломнар тапшырылды.











