Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
15.04.2015

Тәрәзә төпләрендә бакчабызга утырту өчен үсентеләр үстерәбез. Помидор, чәчәк үсентеләрен балалар һәр көнне күзәтеп торалар, су сибәләр.
-
12 апрель- Космонавтика көне. 11.04.2015

-
10.04.2015

Килгән ул көн, килгән җиңү көне,
Язлар бүләк иткән җиңүне.
Ничә еллар ветераннар көтә
Һәр ел саен язлар килүен.
Балалар "Җиңү көне белән!"темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Өмә. 04.04.2015

Башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы коллективы юл буйларын һәм бакчабыз тирәсен җыештырдык. Өмәдә барыбыз да актив катнаштык.
-
Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2015

Китап-киңәшчең синең,
Дустың ,ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны!
Балалар белән китап көненә карата "Китап-белем чишмәсе" темасына әңгәмә үткәрдек. Балалар үз куллары белән беренче китапчыкларын ясадылар.
-
Канатлы дусларыбыз. 01.04.2015

Хуш киләсез, кошкайлар!
Сайрагыз көнен-төнен.
Кайда ошый?
Сайлагыз, җир-сулар бик киң безнең.
Яз җиткәч, дөнья ямьләнә, җир йокыдан уяна,туган ягыбызга кошлар кайта. Бүген 1 апрель-"Кошларны саклау көне". Без дә бүген бәйрәм уздырдык. Канатлы дусларыбыз турында ниләр беләбез, шул турыда сөйләдек, төрле биремнәр үтәдек, рәсемнәр ясадык, биедек,җырладык.
-
Яхшы китап-гомерлек дус! 31.03.2015

Кем күп белергә тели-
Китап була кулында.
Без хәзер сөйләрбез
Шул якын дус турында.
Авылыбыз китапханәчесе Драндрова Инна апалары яңа кайткан китаплар, күрсәтмәлекләр белән таныштырды.Ул әкиятләр, шигырьләр укыды.
-
"Үсегез, гөлләрем" 25.03.2015

Бакчабызда гөлләр үстерүдә балалар да теләп катнаша. Алар тәрбияче апалары белән бергәләп гөлләрнең туфракларын йомшарталар,тузаннарын сөртәләр.Бүген кечкенәләр төркемендә тәрбияче Сунгатуллина Е.А. "Үсегез,гөлләрем" дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул балаларга гөлләрнең төрләре,аларның әһәмияте, гөлләрне үстерү ,тәрбияләү белән таныштырды.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 23.03.2015

Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны "Нәүрүз" дип атаганнар. Нәүрүз -язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз ул-игелек, дуслык бәйрәме. Нәүрүз ул-тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Бүген бездә "Нәүрүз" бәйрәме. Кунакка Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде.Балалар табышмак-мәкальләр,сынамышлар,такмаклар әйттеләр.Бергәләп биеделәр, җырладылар,уеннар уйнадылар.
Яз бәйрәме белән, балалар,
Тәбриклим сезне.
Күп шатлыклар алып килсен
Бу-яз бәйрәме.
-
Халыкара урман көне. 21.03.2015

Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә,
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул,кем белә?
Бакчабызда "Халыкара урман көне"н билгеләп үттек. Балалар "Урманда-кунакта" булдылар, урманчы һәнәре турында күп мәгълүмат алдылар,урман турында белемнәрен арттырдылар.









