Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
17.09.2015

Зур бакча алдыбызда,
Кәрзиннәр кулыбызда
Уңышны җыеп алыйк,
Базга төшереп салыйк!
Бүген бакчабыздан кишер,чөгендер җыеп алдык. Кечкенә булсак без дә үз өлешебезне кертергә тырыштык,уңышны капчыкларга тутыруда булыштык.Кишер һәм чөгендер уңышы ,бергәләп күмәк, дус эшләүнең нәтиҗәсе,бик мул булды.
-
11.09.2015

Татарча да яхшы бел!
Урысча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Зурлар төркемендә балалар рус телен бик теләп,кызыксынып өйрәнәләр.
-
08.09.2015

"Игелекле Татарстан" эстафетасына безнең бакчабыз да теләп кушылды. Балалар белән"Игелек эшләү нигә кирәк?" темасына әңгәмә үткәрдек, рәсемнәр ясадык.
-
03.09.2015

Без балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып барабыз. Бу эш балалар учреждениеләрендә тәрбия эше белән беррәттән үткәрелсә нәтиҗәлерәк була.
Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.
Бүген безгә кунакка Хабибуллин Ильшат абыйлары килде.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2015

Исәнме, бакчам, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
Белем бәйрәме белән котлыйбыз!
-
Республика көне белән. 30.08.2015
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Анда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, барлык гражданнарга, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, сәяси инанулары нинди булуга карамастан тигез хокуклар гарантияләнде.Хөрмәтле дуслар! Сезгә чын күңелдән хезмәт уңышлары, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Бәйрәм белән, газиз республика!
-
27.08.2015

Конференциядә бакчабыз тәрбиячесе Насырова Л.М.да катнашты.
-
Конференция 26.08.2015

Бүген Кайбыч "Миләшкәй" балалар бакчасында үткәрелгән август киңәшмәсендә тәрбиячеләребез:Бикбова З.Ф. һәм Насырова Л.М. катнаштылар.
-
24.08.2015

Кече Кайбычта яңа балалар бакчасы ачылу тантасында безнең бакчабыз тәрбиячесе Насырова Л.М. да катнашты.
-
Секция работников ДОУ
22.08.2015
Сегодня на нашем детском саду прошла конференция работников дошкольных образовательных учреждений на тему : "Реализация этнокультурного компонента в дошкольных образовательных учреждениях в условиях введения ФГОС".









