Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Яшелчәләрдән могҗиза" бәйгесе. 12.10.2015

Яшелчәләр өлгерде,
Безнең базларга керде.
Бакчабызга балалар
Яшелчәдән могҗиза ясап килде.
Бәйгедә балалар һәм әти-әниләр теләп катнашалар. Алар ясаган төрле уенчыклар, әкият геройлары күргәзмәгә куела. Волков Богданның, әнисе белән бергәләп ясаган, эшләнмәләре барыбызга да ошады.
-
"Гөмбәләр патшалыгында". 07.10.2015

Кечкенәләр тәркемендә үткәрелгән уен-сәяхәт ярдәмендә балалар ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турындагы белемнәрен ныгыттылар,шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Котлыйбыз! 06.10.2015

Бүген, укытучылар көне уңаеннан оештырылган, бәйрәмдә тәрбиячеләребез: Насырова Л.М. һәм Бикбова З.Ф. катнашты. Бикбова З.Ф.мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.Аны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

-
03.10.2015

Сары,сары, сап -сары
Агачның яфраклары.
Җил исә,ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
Балалар "Яфраклар бәйрәме" бәйгесендә актив катнаштылар.Яфраклардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәгә куелды.
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2015

Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте юлга.
Өлкәннәр килде бәйрәмгә
Атлап кояшлы юлдан.
Бүген өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үтте. Балалар әби-бабайларны котлап концертта катнаштылар.
-
Музейда. 28.09.2015

Авылыбыз тарихы белән кызыксынучанлык, аның кешеләре белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан төрле чаралар уздырабыз.Бүген авылыбыз музеена экскурсиягә бардык. Авыл ветераннар советы рәисе Уткин В.С.балаларны музей экспонатлары белән таныштырды. Тәрбияче Сунгатуллина Е.А. балалар белән "Онытма син!" темасына әңгәмә үткәрде.
-
"Милләтләр кроссы-2015" 26.09.2015

Бакчабыз коллективы,ата-аналар,балалар Бөтенроссия "Милләтләр кроссы"акциясендә актив катнашты. Соңыннан бергәләп коймак белән чәй эчтек.
-
"Өч күзле патша" бәйгесе. 23.09.2015

Җәен,көзен,яз,кышын.
Иртән.кичен,көндезен
Ача,йома өч күзен.
Телсез әйтәдер сүзен.
Бик тиз аңлыйлар сүзен.
Бәйгедә балалар актив катнаштылар, светофор турында табышмаклар әйттеләр, светофор рәсемен кисеп-ябыштырдылар.
-
Кайда уйнарга ярый? 21.09.2015

Юлда транспорт йөри,
Без шунда ук уйныйбыз.
Бәлага юлыгабыз, дип
Бер дә уйламыйбыз.
Балалар белән "Кайда уйнарга ярый?" темасына әңгәмә үтте.Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.









