Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Без- Тукай оныклары. 27.04.2015

Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз.
Бу-Тукай абый бүләге
Иң матур бер җыр дибез.
Бүген без Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үттек. Авылыбыз китапханәчесе Драндрова Инна Виссарион кызы шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырды.Балалар ГабдуллаТукай шигырьләрен сөйләделәр,җырладылар,әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
27.04.2015

Балаларыбыз Тукай шигырьләренә карата бәйгеләрдә теләп катнаштылар:рәсемнәр, апликацияләр ясадылар.
-
Туган көннәрегез котлы булсын! 25.04.2015

Балаларда ветераннарыбызга карата хөрмәтләү хисе,аларның тормышы белән кызыксынучанлык тәрбияләү максатыннан төрле чаралар үткәрәбез. Авылыбызда яшәүче тыл ветераннарын туган көннәре белән даими, ә апрель аенда туган Платонова Евдокия апаны, кунакта булу сәбәпле,телефон аша котладык.
-
Ветераннарга -бүләк! 25.04.2015

Тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга безнең рәхмәтебез чиксез. Бүген без дә аларга кулдан кечкенә генә бүләкләр ясадык.
-
24.04.2015

Бүген укытучы,тәрбияче апалар,башлангыч мәктәп укучылары белән бергәләп "Язгы шәфкатьлелек атналыгы"н дәвам иттек, сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык,авылыбызда төзелә башлаган һәйкәл тирәләрен җыештырдык.
-
23.04.2015

"Язның шәфкатьлелек атналыгы" акциясе кыссаларында бакча территориясен,чишмә буйларын чүп-чардан чистартуда катнаштык.
-
"Бөтендөнья җир көне". 22.04.2015

"Бөтендөнья җир көне"н билгеләп үттек. Кечкенәләр төркемендә тәрбияче Сунгатуллина Екатерина Алексеевна балалар белән әңгәмә үткәрде.
Балалар бик кызыксынып тыңладылар, глобус белән таныштылар.
-
"Тылсымлы сүзләр" . 21.04.2015

Бүген бакчабызда "Тылсымлы сүзләр" кичәсе үтте. Балаларга тәрбияче апалары сүзләрнең тылсымлы көчкә ия булуларын аңлаттылар, бергәләп "Сүзләр" иле буйлап сәяхәт иттеләр,төрле каршылыкларны сүзләрнең көчен кулланып җиңделәр.
-
"Елмай!" 20.04.2015

Бакчабызда балалар дус-тату , бер-берсенә карата ихтирамлы,изгелекле булып үссеннәр өчен төрле чаралар үткәрәбез."Елмаю бүләк ит!" уeнында балаларыбыз бик теләп катнашты.
-
19 апрель - Кайбыч туган көн. 18.04.2015

Бүген Кайбыч туган көне уңаеннан рәсем дәресе үтте. Балалар белән районыбызның гербын ясадык. Кайбычыбыз турында шигырьләр укыдык.









