Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Канатлы дусларыбыз. 01.04.2015

Хуш киләсез, кошкайлар!
Сайрагыз көнен-төнен.
Кайда ошый?
Сайлагыз, җир-сулар бик киң безнең.
Яз җиткәч, дөнья ямьләнә, җир йокыдан уяна,туган ягыбызга кошлар кайта. Бүген 1 апрель-"Кошларны саклау көне". Без дә бүген бәйрәм уздырдык. Канатлы дусларыбыз турында ниләр беләбез, шул турыда сөйләдек, төрле биремнәр үтәдек, рәсемнәр ясадык, биедек,җырладык.
-
Яхшы китап-гомерлек дус! 31.03.2015

Кем күп белергә тели-
Китап була кулында.
Без хәзер сөйләрбез
Шул якын дус турында.
Авылыбыз китапханәчесе Драндрова Инна апалары яңа кайткан китаплар, күрсәтмәлекләр белән таныштырды.Ул әкиятләр, шигырьләр укыды.
-
"Үсегез, гөлләрем" 25.03.2015

Бакчабызда гөлләр үстерүдә балалар да теләп катнаша. Алар тәрбияче апалары белән бергәләп гөлләрнең туфракларын йомшарталар,тузаннарын сөртәләр.Бүген кечкенәләр төркемендә тәрбияче Сунгатуллина Е.А. "Үсегез,гөлләрем" дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул балаларга гөлләрнең төрләре,аларның әһәмияте, гөлләрне үстерү ,тәрбияләү белән таныштырды.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 23.03.2015

Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны "Нәүрүз" дип атаганнар. Нәүрүз -язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз ул-игелек, дуслык бәйрәме. Нәүрүз ул-тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Бүген бездә "Нәүрүз" бәйрәме. Кунакка Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде.Балалар табышмак-мәкальләр,сынамышлар,такмаклар әйттеләр.Бергәләп биеделәр, җырладылар,уеннар уйнадылар.
Яз бәйрәме белән, балалар,
Тәбриклим сезне.
Күп шатлыклар алып килсен
Бу-яз бәйрәме.
-
Халыкара урман көне. 21.03.2015

Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә,
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул,кем белә?
Бакчабызда "Халыкара урман көне"н билгеләп үттек. Балалар "Урманда-кунакта" булдылар, урманчы һәнәре турында күп мәгълүмат алдылар,урман турында белемнәрен арттырдылар.
-
Бөтендөнья су көне. 21.03.2015

22 март- "Бөтендөнья су көне". Кечкенәләр төркемендә "Сусылу бездә кунакта" уeны үтте. Уенда "Кар бөртекләре" һәм "Су тамчылары"командалары ярышты.Сусылу балаларга су,аның үзенчәлекләре, тормышта әһәмияте турында сөйләде.Елга-күлләргә,чишмәләргә, сулыкларга сакчыл караш кирәклеген аңлатты.
-
Җир көне. 20.03.2015

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне.
Юлымда чирәмнәр үссеннәр,
Кешеләр саклагыз җиремне!
Бакчабызда "Җир көне" уңаеннан зурлар төркемендә "Табышмаклар кичәсе"үткәрелде. Тәрбияче Бикбова З.Ф. балаларга җиребез һәм аның байлыклары турында cөйләде.Балалар табышмакларга җавап таптылар,презентация карадылар.
-
16.03.2015

Еракларда егет кылыч болгый,
Азат булсын, диеп туган җир.
Сугышларда һаман сине уйлый,-
Онытмабыз батырларны,-дип,син дә сүзең бир.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына коллективыбыз белән баннер куйдык.
-
Финал.
12.03.2015
Бүген безнең бакчабыздан Волков Богдан "Йолдызлык-2015" район сайлап алу концертында чыгыш ясады.
-
Кошларга бүләк! 12.03.2015

Бу кадәр оямы?
Барсы да миңамы?
Ай, нинди матурлар!
Зур рәхмәт, балалар!
Тиздән җылы яктан безнең канатлы дусларыбыз кайтыр. Без аларга әтиләр белән бергәләп оялар ясап куйдык.









