Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
23.01.2016

Бакчабызда "Грипптан саклану чаралары" темасына әңгәмә үткәрдек. Авыл фельдшеры Воробьёва Оксана Анатолий кызы әти-әниләргә даруларның файдалы һәм зыянлы яклары турында сөйләде, төрле сорауларга җавап бирде.
Провели беседу "Грипп и профилактика гриппа". Фельдшер Воробьёва О.А. рассказала о лекарствах, ответила на вопросы родителей.
-
18.01.2016

Бүген Мухина Марина Валентин кызы балаларга бүләк итеп рус халык милли киемнәре тегеп алып килде. Балаларга киемнәр бик ошады, алар рус халык биюен өйрәнә дә башладылар.
-
16.01.2016

Зурлар төркемендә балаларыбыз әкиятләрне рольләргә бүлеп уйнарга яраталар. Бүген алар Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балаларга әкият бик ошады.
-
13.01.2016

Сары чебиләр барысы да
Сары майка кигәннәр.
Безне күрергә диеп-
Бакчабызга килгәннәр.
Кечкенәләр төркемендә кышлаучы һәм йорт кошлары турында әңгәмә үтте. Балаларда кошларга карата сакчыл караш,мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү максатыннан җимлеккә килгән безнең якларда кышлаучы кошларны күзәттек. Йорт кошлары рәсемнәрен карадык,чебиләр ясадык.
-
Бәйрәм белән! 06.01.2016

Раштуа бәйрәме белән!
С Рождеством!
-
31.12.2015

Котлы булсын Яңа ел!
Тормыш түгәрәк булсын!
Котлы,мөбәрәк булсын!
Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Ак кардай ак бәхетләр, тазалык-саулык, озын гомер телибез.
ПОЗДРАВЛЯЕМ С НОВЫМ ГОДОМ! ЖЕЛАЕМ СЧАСТЬЯ,ЗДОРОВЬЯ,УСПЕХОВ!
-
30.12.2015

Кунак булып маймыл
Җылы яктан безгә килгән.
Ел буе уңыш, шатлык, бәхет
Китерермен мин сезгә дигән.
Балалар белән маймыл елын каршы алырга тырышып әзерләнәбез: Маймылга "бүләккә" төрле рәсемнәр, эшләнмәләр ясадык.
Год Обезьяны пусть только принесёт радости, счастья и удачи всем!
-
"Кышкы бакчада". 29.12.2015

Бакчабызда без үстергән" мандариннар".
В нашем саду выросли "мандарины".
-
Чыршы бәйрәме. 28.12.2015

Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Чыршы бәйрәме бик күңелле үтте.
В нашем детском саду "Новогодний утренник" прошёл очень весело.Дети выступали как маленькие артисты.
-
26.12.2015

Һәр елны Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелүче "Иң матур бизәлгән учреждение" бәйгесендә без дә катнаштык.









