Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
22.08.2015
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе республикабызда 9 елдан бирле дәвам итә.Быел да бу акциянең йомгаклау тантанасы Олы Кайбыч мәдәният йортында бик матур итеп оештырылган иде.Тантанада район җитәкчесе А.И.Рахматуллин,аз керемле,күп балалалы гаиләләрдән балалар,әти-әниләр катнашты. Быел бакчабыздан 1 сыйныфка баручы Чумарин Константинга да сумка тулы уку әсбаплары бүләк иттеләр.
-
20.08.2015

-
Әкият геройлары балаларны зарыгып көтәләр. 16.08.2015

Бакчабыз хезмәткәрләре кулы белән ясалган әкият геройлары да балаларның тизрәк бакчага килүен көтәләр.
-
13.08.2015

Берничә ел дәвамында Татарстан Президенты канаты астында һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты – аз тәэмин ителгән, ишле, тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләргә ярдәм итү, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә һәр укучыга бәйрәм ясау. Безнең бакчабыз тәрбиячеләре дә әлеге акциядә катнашты.
-
11.08.2015

Бүген мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча комиссия безнең балалар бакчасына килде. Алар тәҗрибә кишәрлеген, бакчабызны карадылар.
-
07.08.2015

Алманың була алы,
Кызылы һәм яшеле,
Алмада җыелгандыр
Витаминнарның шәбе.
Җәйге ял вакыты булса да, бакчабызда, һәркөнне диярлек эш кайный. Бүген алмадан балаларга кайнатма ясадык, компот ясау өчен киптереп тә куйдык.
-
Суган уңышы. 03.08.2015

Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Бакчабызда суган уңышы мул булды. Балаларга ел буена җитәрлек суган үстердек һәм җыеп алдык.
-
22.07.2015

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!" – дияләр.
Быел чия күп булды. Балалар бакчасында эшләгән, лаеклы ялга чыккан, Уткина Луиза апа һәм аның тормыш иптәше Василий абый балаларга кайнатма, компот ясарга ике чиләк чия җыеп китерделәр. Аларга бик зур рәхмәт!
-
Әниләргә рәхмәт! 15.07.2015

Бүлмәләребезне матурайту,буяу эшләрендә әниләребез дә теләп ярдәм итәләр.
-
Бакчабызда эш кайный... 13.07.2015

Бакчабызда буяу эшләре башланды.









