Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
11.07.2015

Чәчәкләребез берсе артыннан икенчесе чәчәк ата. Алар бакчабызга ямь,тирә-якка матурлык сибеп утыралар.
-
Яшелчә бакчабыз. 10.07.2015

Тырышлыгыбыз нәтиҗәсе -бакчабызда яшелчәләр күзгә күренеп үсәләр.
-
Хуш,бакчабыз! 30.06.2015

Бүген бакчабыз белән көзгә кадәр саубуллашабыз.
Җәйге ялларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә,чыныгып исән-имин бакчабызга килергә язсын!
-
27.06.2015

Бакчабызда редис
Үсте бигрәк тиз!
Үзебез үстергән яшелчәләрдән салатлар бигрәк тәмле!
-
Хәтер көне. 22.06.2015

-Яшь корбаннар сорап
Җирдә һаман-һаман
Кабыналар сугыш утлары.
Шушы сугышларда ничә еллар
Башын сала халык уллары.
Бүген балалар белән "Хәтер көне"уңаеннан һәйкәл янына бардык,илебез иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган,төрле сугышларда катнашкан һәм һәлак булган,хәбәрсез югалган авылдашларыбызны искә алдык.
-
Сулыкларны саклау-безнең дә бурычыбыз. 17.06.2015

"Су-тереклек чыганагы"темасына әңгәмә үткәрдек.Кешеләр, үсемлекләр,хайваннар өчен дә су кирәк.Судан башка тереклек юк.Без кечкенә булсак та сулыкларыбызны саклау ,елга-күл буйларында сак булу кирәк икәнлеген аңлаттык.Бергәләп бакчабыз "күленнән" "балыклар" тоттык.
-
Урман дәресе. 15.06.2015

"Урман дәресе" бик күңелле үтте.Балалар урман турындагы белемнәрен ныгыттылар,табышмакларга җаваплар таптылар.Урманда ял иткәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерделәр.
-
1 июнь-Балаларны яклау көне. 01.06.2015

Ал кояш күгебездә,
Шатлыклар күңелебездә.
Дуслар килегез кунакка-
Сабантуй бүген бездә.
Балаларны яклау көне уңаеннан бакчабызда "Балалар сабантуе"үткәрдек.Балалар төрле милли уеннарда актив катнаштылар.
-
Сау бул,бакчам! 30.05.2015

Менә инде үсеп җиттек,
"Сау бул,бакчам!" -диябез.
Китап, дәфтәрләрне алып.
Тиздән мәктәпкә китәбез.
Бүген,бакчабызда шатлыклы да,моңсу да бәйрәм үтте. Бакчабызга йөрүче 10 бала яраткан бакчалары белән саубуллашты.Алар тиздән укучылар булып мәктәп бусагасын атлап керерләр. Балаларыбызга тик уңышлар гына юлдаш булсын!
-
Без табигать кочагында. 28.05.2015

Без балалар белән табигать кочагына экскурсиягә чыктык, Гөбнә елгасы буенда, болынлыкта, күңел ачтык, җырладык, биедек, төрле уеннар уйнадык. "Табигатьне бергәләп саклыйк!", "Табигать һәм кешеләр!" темаларына әңгәмәләр үткәрдек.
.









