Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
23.04.2016

Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалам.
Укый-укый синең шигырьләрне
Олы тормышка мин юл алам.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап шигырьләр уку бәйгесе үткәрдек.
Провели конкурс чтецов,посвященный к 130 - летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
-
21.04.2016

Бакчабызга бүген Кайбыч полиция бүлеге хезмәткәрләре Тимуршин Фирдүс Рәшит улы һәм Ахметов Илфат Фәрит улы килделәр. Алар балалар белән урамда, юлда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр.
-
19.04.2016

Кайбычым, туган көнең белән!
С юбилеем!
-
19.04.2016

Бүген бездә зур бәйрәм-
Кайбычым туган көне!
Районыбыз бәйрәме белән
Балалар котлый сезне.
Башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп районыбыз туган көнен билгеләп үттек. Кайбыч районы тарихы, күренекле шәхесләребез турында сөйләдек, Кайбычыбызга багышлап язылган шигырьләр укыдык, җырлар җырладык.
-
18.04.2016

Кайбыч ягы матурлана,
Ул көннән - көн зурая.
Башкалабыз Казаннан да
Мәңге сүнмәс нур ала.
Балалар зур кызыксынучанлык, горурлык хисе белән, тырышып районыбызның гербын пластилиннан ясадылар. Алар ясаган "картиналар" бакчабыз түреннән урын алды.
Дети сделали герб района из пластилина. "Картины" понравились детям и родителям.
-
16.04.2016

Бүлмәбез матурлыкка төренсен дип
Үстерәбез гөлләр без.
Әнә чәчәк аталар
Сөенсен дип балалар.
Балалар гөлләр яраталар, алар тәрбияче апалары белән бергәләп бүлмә гөлләрен үстерү серләренә төшенәләр.
-
15.04.2016

Туган ягым син, Кайбычым,
Республикам чигендә.
Аның кырларында үсә
Арыш, бодай, җитен дә.Ямьле Бәрле буйлары ла,
Тәмле Кизләү сулары,
Шаулап үскән урманнары,
Ашлык тулы кырлары.
Балалар белән " Туган ягым син, Кайбычым" темасына әңгәмә үткәрдек. Белемнәрен ныгыттык, герб, флаг, гимн турында сөйләдек.
Сегодня с детьми провели беседу " Кайбицы-мой родной край".
-
12.04.2016

12 апрель - "Космонавтика көн"е уңаеннан бакчабызда бөйрәм оештырдык. Беренче космонавт Ю.А.Гагарин, аның космоска очуы турында сөйләдек, видео- язмалар карадык.
В этом году отмечается 55-летие полета человека в космос. В детском саду провели праздник, посвященный ко дню "Космонавтики".
-
08.04.2016

Көннәр аяз,күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә
Җиргә тама көмеш тамчы-
Сагынып көткән яз килә.
Язгы табигать кочагында балалар төрле уеннар уйныйлар, вакытны күңелле һәм файдалы уздыралар,күзәтүләр,тәҗрибәләр үткәрәләр.
Во время прогулок с детьми проводим наблюдения, беседы, игры.
-
03.04.2016










