Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Батырларның якты истәлегенә шәмнәр кабыздык. 23.06.2017

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башланып киткән көн. Бу канкойгыч сугыш миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланды, якыннарыңны югалту хәсрәте һәр гаиләгә кагылды. Сугыш башлану көне фаҗигасенә багышлап «Хәтер шәме» дип аталучы акция уздырылды. Һәйкәл-обелискта сугыш кырында һәлак булганнарның якты истәлегенә шәмнәр кабыздык.
-
Әтием, сиңа мең рәхмәт! 19.06.2017
Бүген Рәсәйдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.Әлеге уңайдан барлык әтиләрне ихластан котлап, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Һәрчак тормыш иптәшләрегезгә һәм балаларыгызга терәк булып, оныкларыгызның шат авазларын ишетеп яшәргә язсын Сезгә!!!Әтиләр көненә әтиләребезне, дәү әтиләребезне бакчага чакырдык. Бергәләп рәсем ясадык, яңа мәйданчыкта футбол уйнау серләренә төшендек. -
Россия көне. 12.06.2017

12 июнь – Россия көне. Бу көн 1994 елны Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый.Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Барыбызның да Ватаны бер. Бу бәйрәм дә туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын иде.
-
Истәлекле көн. 05.06.2017

Олы Тәрбит авылында 4 июнь аеруча шатлыклы көн булды: капиталь ремонттан соң авыл клубы, яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Изге Троица бәйрәме дә шушы көнгә туры килде. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы да бик теләп җыелды. Алар, авылларында шундый зур төзелешләр алып барылуга, уңайлылыклар артуга ихлас сөенечләрен белдереп, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Халык күңеле булганчы җыр-моң тыңлады, дәртле биюләр карады.
-
Бәхетле балачак. 01.06.2017

Балалар - иң зур көч!
Балалар - киләчәк!
Балалар хакына
Тынычлык җиңәчәк!
Балаларның шатланганын
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларнын көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!..Балаларны яклау көне уңаеннан, көн яңгырлы булса да, бакчабызда татар халкынын милли бәйрэме -"Сабантуй" үткәрелде. Балалар милли уеннар уйнадылар,спорт ярышларында катнаштылар. Жинүчеләргә бүләкләр бирелде.Шулай ук балалар "Без тынычлык телибез!"темасына рәсемнэр ясадылар. Аларнын рәсемнәрендэ балачакнын бәхетле мизгелләре,табигать күренешләре чагылыш тапты.
-
Бакча белән саубуллашу. 30.05.2017

Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Бакча белән саубуллашу көне.
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе.
Үзгәртә дә куя язмышны.
-
Гаилә бәйрәме. 15.05.2017

15 май- Халыкара гаилэ коне.
ГАИЛЭ-ул доньяда яшэуче парларга бердэнбер, кабатланмый торган ышаныч, терэк урыны. Кош канаты- пар белэн, ир канаты- яр белэн.
Гаилэ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилэ- ул бик нык яраткан эшенне эшлэп арыганнан сон, йорәгенә тынычлык, шифа бирэ торган бик изге бер урын.
Гаилэ- ул менэ шушы донья мэшэкатьлэреннән, борчуларыннан, донья тигезсезлеге, гаделсезлек, хэсрэтлэнүлэрдэн ял итэ торган урын.
Гаилэ... 5 хэрефтэн генэ торган шушы суздэ нинди тирэн мэгънэ ята. Гаилэ ул- эти,эни, балалар, баш остендэ бер тубэ, бер ук фамилиялэр, озын, буыннан- буынга озелмичэ дэвам итуче тирэн тамырлы нэсел жебе.
Барыгызны да гаилэ коне белэн кайнар котлыйбыз, гаилэлэрегезгэ иминлек, татулык, ныклы сэламэтлек
телибез, балалар куанычын, игелеген куреп яшэргэ язсын! Бэйрэм белэн! -
Тыныч булсын күгебез! 08.05.2017

Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
-
Бакчабызда эш кайный... 06.05.2017

Балалар бакчасы һәм мәктәп коллективы хезмәткәрләре белән бергәләшеп түтәлләр ясадык, кишер, чөгендер, суган утырттык.
-
Ачык ишекләр көне.
29.04.2017
Бүген бездә"ачык ишекләр" көне. Әти-әниләрне , башлангыч сыйныф укытучысы Бикбов И.М. балалар бакчасына чакырдык. Алар 1 сыйныфка укырга китүче балаларның шөгыльләрендә катнаштылар. Тәрбияче Бикбова З.Ф. "1 сыйныф укучысы нинди булырга тиеш" темасына чыгыш ясады. Соңыннан балалар бакчасы мөдире Гибадеева Г.Р. әти-әниләр һәм балалар белән терроризм буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, инструктаж үткәрде.









