Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Балалар бакчасында тышкы төзекләндерү эшләре гөрләп бара. 10.06.2016

-
01.06.2016

Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр.
Төп максаты – күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре – ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау – һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы. Шулай да, иң мөһиме, ятимнәрнең булмавы. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.
-
09.05.2016

Хөрмәтле авылдашларыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.
Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез ! Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырлыйбыз, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш иябез.
-
08.05.2016

Җиңү көне -Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
"Җиңү көне"нә багышланган митингта катнаштык.
-
08.05.2016

Онытмыйк Җиңү батырларын,
Алар өчен үлем юк җирдә!
-
01.05.2016

Беренче Май килде җиргә,
Якты нурга кумелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп.Бәйрәм белән котлыйбыз!
С праздником 1 мая!
-
30.04.2016

Ут чыгу, янгын...Нинди куркыныч сүзләр! Кинәт кенә янгын чыкса... Куркып калабыз, каушыйбыз. Менә шушы сыйфатлар янгын вакытында бик комачау итәләр дә инде. Бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә ут хәвефен булдырмый калырга мөмкин. Бакчабызда "30 апрель -Янгыннан саклану "көне билгеләп үтелде: әңгәмәләр үткәрдек, балалар әти-әниләргә " Ут-дус һәм дошман ул" дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр, уттан саклану чаралары турында сөйләделәр.
-
29.04.2016

29 апрель- Халыкара бию көне уңаеннан бакчабызда кызыклы чара үткәрдек. Балалар әниләре белән бергәләп биюгә осталыкларын күрсәттеләр, яңа биюләр өйрәнделәр.
-
26.04.2016

Балалар һәм әти-әниләр белән Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән төрле бәйгеләргә бүген йомгак ясадык. Иң актив катнашкан гаиләләрне билгеләп үттек.
Сегодня сделали итог конкурсам, посвященным к творчеству Габдуллы Тукая.
-
25.04.2016

Бүген без халкыбызның яраткан шагыйре- бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрдек.
Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.









