Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Яңа ел килеп җитте. 28.12.2016

Исәнме, чыршы, исәнме.
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2016

Әйдә, Яңа ел,
Шатлык белән кил.
Сине каршылый
Бөтен Туган ил.
Бакчабызны бизәр өчен
Куелды безнең күп көч.
Йолдызлары җем-җем итә,
Уенчыклары искиткеч.
-
Родительская плата. 24.12.2016

Дорогие родители! Согласно Постановления Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района от 22.11.2016г. № 473 " Об утверждении нормативов финансировании деятельности дошкольных образовательных организаций муниципального образования "Кайбицкий муниципальный район" на 2017 год" изменяется размер родительской платы за детский сад.
-
"Ел символы-2017" 20.12.2016

Балалар бакчасында "Ел символы- Әтәч" конкурсы тәмамланды. Бәйгедә катнашкан барлык әти- әниләргә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2017" 16.12.2016

С 9 января по 22 апреля 2017 года в республике пройдет XVII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства "Созвездие- Йолдызлык-2017". С положением конкурса можете ознакомиться ("Созвездие-Йолдызлык-2017")
-
Карлар көрибез. 13.12.2016

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
-
Котлыйбыз! 09.12.2016

Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни кызыбызны "Кояшлы балачак" бәйгесендә катнашып диплом белән бүләкләнүе белән котлыйбыз! "Тылсымлы куллар" журналы редакциясе исеменнән тәрбияче Гөлназ Рушановнага, әти-әниләренә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Дуслар. 02.12.2016

Бакчабызга Чүти аылыннан ике малай килде. Артур белән Тимур балалар белән бик тиз дуслашып киттеләр. Бергәләп уйныйлар, рус һәм татар телендә аралашалар.
-
Цирк килде! 01.12.2016

Бүген мәдәният йортына балалар өчен цирк килде. Балалар өчен бик күңелле уеннар алып килгәннәр. Нәниләребез уеннарда бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар. Рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Әниемә иң матур сүз. 28.11.2016

Бүген- Әниләр бәйрәме,
Бүген-җирдә тантана
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана!
Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Сезне тагын бер кат бөтен балалар исеменнән бәйрәм белән котлыйбыз. Без сезне яратабыз!









