Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Созвездие- Йолдызлык-2017" 20.02.2017

"Созвездие- Йолдызлык" конкурсында нәни йолдызчыгыбыз Наташа Козлова катнашты.Беренче тапкыр гына зур сәхнәдә чыгыш ясаса да, каушап калмады, матур итеп җырлады, биеп тә күрсәтте. Әфәрин! Булдырдың!
-
Предметно- развивающая среда.
16.02.2017
Сегодня в нашем детском саду состоялся кустовой семинар по теме: " Предметно- пространственная развивающая среда в группах с учётом ФГОС" На семинаре участвовали воспитатели Старотябердинского, Чутеевского, Молькеевского, Хозесановского детских садов.. Воспитатели Бикбова З.Ф., Тараканова Г.А. показали открытые занятия и мастер- класс.На занятиях дети были активны.
-
Муса Җәлил- без сине онытмабыз! 15.02.2017

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш булды.
Максат: балаларны герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру, аларны шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү. Муса Җәлил әсәренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү.
-
Йөрәгемне балаларга бирәм. 14.02.2017

Бүген балаларны һәм аларның әти-әниләрен "йөрәкләр" белән каршы алдык. Аларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләр теләдек. “Тәмле тел – җан азыгы,” – ди халкым. Төркемдәге бөтен баланы бергә йомарлап, күңелеңдәге җылыңны биреп, аңарга бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү – һичшиксез, без, тәрбиячеләрнең аңлы, акыллы булуыннан тора.Әти- әниләр дә теләкләрен "кәгазь йөрәкләргә" язып калдырдылар. Балалар әти-әниләрдән, тәрбияче апаларыннан матур сүз ишетеп, көне буена җитәрлек яхшы кәеф алдылар.
Әгәр миннән сорасалар,
Бәхет – ни ул, дисәләр.
Бәхет – минем балаларым
Кеше булып үссәләр.
-
Чаңгы юлы-2017. 11.02.2017

Бүген без "Татарстан чаңгы юлы-2017" ярышларында катнаштык. Балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, хезмәткәрләр көч сынашты. Һава торышы да бик матур булды, яз кояшы күзләрне иркәләде. Ярышлар бик күңелле үтте.
-
Патриотик тәрбия. 07.02.2017

Февраль ае бакчабызда патриотик айлык дип игълан ителде. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү кечкенә яшьтән үк башлана.Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә.
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.
Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.
Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
-
Кызыклы шөгыльләр. 03.02.2017

Кечкенәләр төркемендә балалар йорт һәм кыргый хайваннар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Хайваннар турында видиоролик караганнан соң рәсем ясадылар, уеннар уйнадылар.
-
Мультипликационный фильм "Фиксики" 27.01.2017

В рамках реализации государственной программы «Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан на 2014-2020 годы» в 2016 году осуществлен перевод 60 серий отечественного анимационного сериала «Фиксики» на татарский язык.
Данный мультипликационный фильм пользуется популярностью как у детей, так и у их родителей. Кроме того, просмотр «Фиксиков» на татарском языке – это удобная форма обучения детей родному языку. К тому же, насыщенная многочисленными терминами, является еще и познавательным сериалом.
Адрес в сети «Интернет»: http://mon.tatarstan.ru/rus/fiksilar-serial.htm (сайт Министерства: «Деятельность министерства» далее «Национальное образование» далее «Мультфильмы на татарском языке»).
-
Өлкәннәрдән калган хәзинә. 23.01.2017

Халкыбызның гореф- гадәтләрен.буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр- биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан зурлар төркемендә "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән шигъри йомгаклау чарасы булып үтте. Балалар "Яулык салыш", "Түбәтәй" уеннарын күңелле итеп уйнадылар. Әбиемнең сандыгы чыннан да серле икән! Аны ачкан саен балалар үзләре өчен бик күп яңалык белә алдылар. Балалар чигүле сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, өстәл япкычлары, яулык, калфак, түбәтәй белән таныштылар. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле булды.
-
Ихлас теләкләр сезгә! 31.12.2016
Ап-ак карларга уралыпСин киләсен Яңа ел!Ак карлардай ак бәхетле,Булсын безнең яңа юл.Хуш киләсең, Яңа ел!Табыныбыз мул булсын,Якыннарым, дус-ишьләрем,Табын турендә торсын!Яңа ел барыбызгаКитерсен бәхет, шатлык.Сәламәтлек юлдаш булсын!Кирәкми башка затлык.Тынычлык булсын илдә,Елмайсын йөзләр гел дә!Күк йөзендә кояш безгә,Нурларын сипсен гел дә!Эшьләребез уң булсын,Тик шатлыклы минутларданБезнең гомерләр торсын!Яңа ел котлы булсын!









