Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Шалкан" әкияте.Кечкенәләр төркеме. 18.04.2017

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе — туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искэ алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур сәнгате — театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.
Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен , сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театраль педагогика ысулларын куллану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен , шулай ук коллективта үз үзләрен тоту күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
-
Космонавтика көне. 12.04.2017

Космоста булып төштеләр
Маймыл, эт һәм кешеләр.
Җирне кайчан урап чыгар
Икән безнең ишеләр.
Маймыл яки этне генә
Мин алыштырыр идем.
Космоска менү эләксә,
Юл ялгыштырыр идем.
-
Балалар китабы- сихри бер дөнья 03.04.2017

2 апрель – Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.
Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми.Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Кеше хәзер китап укымый, дип уфтанырга яратабыз. Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасына үткәрелгән халыкара тикшеренүләр бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксынуын күрсәтә бит.
Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мөмкинлекләр дә хәзер башка. Нинди генә форматта һәм кыяфәттә, нинди генә материалдан басылмый алар. Күренекле язучы М. Горький да балалар әдәбиятын зур бер “суверен держава” дип атаган.
-
"Иң матур милли почмак" 28.03.2017

Бүген безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Гибадеева Г."Иң матур милли почмак" конкурсында катнашып, район балалар бакчасы арасында 3 урын алды һәм Мәгариф бүлеге җитәкчесенең грамотасы белән бүләкләнде. Сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә алдагы эшләрендә уңышлар телибез!
-
Халкым хәзинәсе 20.03.2017

Без яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен , аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк.
Иң беренче булып төркемебездә милли үзәк булдырдык. Бу үзәк "Халкым хәзинәсе" дип атала. Анда балаларга Татарстан турында мәгълүмат бирү өчен төрле тематик һәм информацион материаллар тупладык: Татарстан символикасы, ил башлыкларының фотографияләре, Татарстан республикасының башкаласы Казан һәм Татарстандагы башка шәһәрләр, чиктәш республикалар турында күргәзмә материал, язучылары, композиторлары турында мәгълүмат, татар халык милли бизәкләре , татар халык әкиятләре һәм аларга иллюстрцияләр, борынгы татар киемнәре үрнәкләре: түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул, читек, чүәк; милли бизәк рәсемнәре төшерелгән савыт-саба, төрле төстәге җепләр кулланып чигелгән урын-җир кирәк-яраклары һ.б.
-
"Созвездие- Йолдызлык-2017" 17.03.2017

Нәни йолдызчыгыбыз Ульянаны беренче җиңүе белән котлыйбыз!
-
Әниемә бер җыр бүләк итәм. 07.03.2017

Язның беренче бәйрәме
Сезгә бүләк, әниләр.
Чөнки тормышның яме
Сез ул,әниләр.
-
"Май чабу" 27.02.2017

Кичә Олы Тәрбит авылында "Май чабу"ны ("Масленица") бәйрәм иттеләр Әлеге бәйрәм һәрвакыт кышны озату белән ассоциацияләнә. Кыш әле һаман да яз белән көрәшә.. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңелле уеннарда, биюләрдә катнашты. Җыелган халык коймак- белен белән сыйланды. Аннан җыр-биюләр башланды.Балалар бакчасына йөрүче балалар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан кышны озатып, яман гадәтләрне куып, карачкы яндырдылар.
-
Бәйрәм белән! 23.02.2017

Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез!
-
Иң шәп бабай син генә! 22.02.2017

Бабайлар, дәү әтиләр- бәйрәмебезнең кунаклары булдылар. Алар балалар белән бергә "солдат"та булдылар, җырладылар, уйнадылар, ярыштылар. Балаларның күчтәнәчләренә каршы үзләре дә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.









