Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Туган көнең белән!
22.11.2016
Бүген Игорекның туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Аны туган көне белән котлыйбыз! Исән-сау, матур малай булып үсүен телибез!
-
Минем гөлләрем. 15.11.2016

Табигать почмагының бизәге-гөлләребез.Ниндиләре генә үсми гөлләрнең.Безнең бакчабызда да балалар гөлләр үстерәләр. Кызлар гөлләрне үстерү серләренә өйрәнәләр,гөлләрнең тузаннарын сөртәләр,төпләрен йомшарталар
-
Сәламәтлек - зур байлык. 09.11.2016

Әйе, кешенең иң зур, иң кыйммәтле байлыгы – сәламәтлек. Озак һәм бәхетле яшисе килгән һәр кеше, иң беренче чиратта, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Сәламәтлек өчен зарядка ясауның әһәмияте зур. Һәркөн иртән зарядка ясарга иренмәскә кирәк. Зарядка ул күңелне күтәрә, тәнгә көч өсти. Иртәнге зарядка,спорт күнегүләре, хәрәкәтле уеннар көчле, нык, сәламәт булып үсәргә ярдәм итә.
Безнең балалар бакчасында да нәниләребез һәркөн иртән зарядка ясыйлар. Балаларга төрле хайваннар булып йөрү, солдатлар кебек төз, туры, матур атлап йөрү бик ошый.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип борынгылар белми әйтмәгән. Адәм баласы, тугач, бишектә яткан чакта ук хәрәкәтләнә.
Кулларын – аякларын селкетә, әкренләп әйләнә, утыра, йөри башлый. Хәрәкәтләнгән саен ул дөньяны күбрәк таный, буыннары ныгый.
-
Грипптан прививка ясадылар. 02.11.2016

Грипп вирусы бүген дә кеше тормышына куркыныч тудыручы вирусларның берсе булып кала. Бу йогышлы авыру белән теләсә-кем чирләргә мөмкин, чөнки вирус һава аша сөйләшкәндә, төчкергәндә-йөткергәндә эләгә. Авырту авыру кеше белән аралашканнан соң санаулы сәгатьләр эчендә йога һәм кисәк кенә тән температурасы 38–40 градуска күтәрелүдән башлана, калтырата, баш авырта, мускуллар сызлый. Авыру йөткерә, хәл бетә. Берәүләр гриппны җиңелчә уздыра, икенчеләр урыннан тора алмый ята.. Чирләү белән генә түгел, грипп төрле ялкынсынулар китереп чыгаруы белән хәтәр.
Табиблар прививка халыкны грипп йоктырудан саклап кала, дип белдерә. Статистика буенча гриппка каршы ясала торган прививкаларның кешеләргә файдасы бик зур. Соңгы елларда бары тик вакцинация ясату нәтиҗәсендә генә дә грипп белән авыраучылар саны кимегән.
Сентябрь-октябрь айлары прививка ясау өчен иң кулай вакыт дип санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башланачак.
Гриппка каршы прививкалар ясалгач, авыруга каршы иммунитет ике атна үтүгә барлыкка килә һәм бер елга тикле грипптан саклый.
-
Их, күңел ачабыз!.... 28.10.2016

Бие,бие, биесәнә,
Биюләрең күңелле.Син күңелле биегәнгәТакмак әйтәм түгелме. -
"Салават күпере" журналын яратып укыйбыз! 24.10.2016

"Салават күпере" журналын балалар белән бик яратып укыйбыз. Аны бакчабызга махсус яздырабыз, режим вакытларында, шөгыльләрдә бик рәхәтләнеп кулланабыз.
-
Татарстан- туган җирем. 20.10.2016

-
Көзге өмә. 15.10.2016
Һәр елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, балалар бакчасы һәм мәктәп коллективы бакчаларны, территорияләрне чистарту өмәсе оештыра. Бүген исә шундый зур өмә үткәрдек. Бергәләп эшләве бик күңелле булды. -
Сказка "Колобок" 13.10.2016

Наши дети очень любят слушать сказки и поэтому к нам часто заходит библиотекарь с разными сказками. Сегодня мы прослушали и поставили инсценировку к сказке "Колобок". Дети были очень довольны, так как сами участвовали в сказке.
-
Көзге матур бер көндә 08.10.2016

Килә шаулы, алтын матур көзем,
Оча яфрак, исә көзге җил.
Табигатең бигрәк сокландыргыч!
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!









