Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Хәрби дан атналыгы 04.05.2018

Мәктәбебездә хәрби дан атналыгы башланды. Укучыларыбыз тарафыннан "Сугыш безне чыныктырды" дигән темага рәсемнәр ясалды, бәйге уздырылды. "Сугыш чоры фотолары" дигән темага фотокүргәзмә оештырылды. Сугыш темасына багышланган җыр һәм шигырь бәйгесе булды.
-
Татар әдәбиятында батырлык
30.04.2018
А.Алиш исемендәге регионара фәнни конференциядә "Татар әдәбиятында батырлык" секциясендә 8 нче сыйныф укучысы Закирҗанов Эмиль "Фатих Кәрим иҗатында татар җыры, гармун моңы" дигән тема буенча чыгыш ясап 2 урынга лаек булды. Җитәкчесе Садриева Алия Габдулла кызы.
-
# әдәбимарафон
28.04.2018
3 нче Россиякүләм #әдәбимарафонда актив катнашып, Әмирхан Еники, Фәнис Яруллин,Габдулла Тукай иҗатларын укып, вк челтәрендәге шәхси битләрендә тәкъдим итеп 8 нче сыйныф укучысы Насирова Сиринә, 11 нче сыйныф укучысы Садриева Энҗе һәм Садриева Алия дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
26 нчы апрель - Тукай туган көн! 26.04.2018

Мәктәбебез Г.Тукай туган көнне зурлап уздырды. Бу көнгә 1-11 нче сыйныф укучылары бик теләп " Тукай - безнең күңелләрдә" дип аталган әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы. Кичәдә Г.Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган һәм халык җырлары яңгырады. Бәйрәм биюләр, шигырьләрне сәнгатьле сөйләү белән бергә үрелеп барды. Кичәне бөтен мәктәп гимныбызга әверелгән "Туган тел" җырын җырлап тәмамлады.
-
Җир көне 25.04.2018

25 нче апрель көнне Галиева Рәйсә Равил кызы 5 нче сыйныфлар белән берлектә " Җир авазы" дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Тәрбия сәгатендә укучылар җир, аның байлыклары турында бик күп мәгълүмат алдылар. Җирнең матурлыгын, аның авазын, тавышын рәсемнәрдә, төсләрдә, музыкада таптылар. Җиргә ничек итеп ярдәм итәргә, сакларга кирәклекне ачыкладылар. Нәтиҗәдә, үзләренең җиргә ярдәм кулы сузачакларына вәгъдә бирделәр.
-
Мин проект яклыйм 25.04.2018

Мәктәптә проект яклау дәвам итә. 2-3 нче сыйныфлар проект эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм аның нәтиҗәсен күзәтергә әти -әниләр дә килде. Укучылар "Туган як", Хайваннар дөньясы", "Һөнәрләр иле", "Туган як табигате" дигән темаларга проект эшчәнлеге алып барганнар. Проектлар күләмле һәм нәтиҗәле. Күп кенә укучылар проект эшчәнлеген алган темалар буенча дәвам итәчәкләрен белдерделәр.
-
Мин кулыма китап алам 25.04.2018

Татар теле атналыгы кысаларында 6-7 нче сыйныфлар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.Г. һәм китапханәче Вафина Л.Р. белән берлектә "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән әдәби очрашу үткәрделәр. Бу очрашу Г.Тукайның туган көне уңаеннаен шигырь кичәсе булды. Укучылар сәнгатьле укучылар бәйгесендә көч сынаштылар, бөек шагыйребезне искә алдылар.
-
Татар теле атналыгы 23.04.2018

Бу атнада мәктәбебездә татар теле атналыгы башланып китте. Атналык оештыру эшләре, "Г.Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе, Ф. Җиһанша, Ф.Галимуллин башкаруында Г.Тукайның шигырьләрен тыңлаудан башланды һәм атна буе дәвам итәчәк.
-
Зөлфәт кубогына көрәш ярышы 21.04.2018

21 нче апрель көнне районыбыз мәктәпләре һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучылары арасында XII Спартакиада кысаларында 50 кг авырлыктагы яшүсмерләрнең Афганистанда интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган Хәйруллин Зөлфәт Зөлфәр улы кубогына "Көрәш" ярышы үзды. Бу ярышта үз категорияләрендә мәктәбебез укучылары Гыйләҗев Әдел - 1 урын, Мухаммадиев Айнур - 2 урын, Холмуродов Ислам - 3 урынны яуладылар. Әфәрин, егетләр! Уңышлар Сезгә!
-
1 нче сыйныфта проект эшчәнлеге 20.04.2018

Мәктәбебез укучыларының проект эшчәнлеге ахырына якынлашты. 1 нче сыйныфлар, сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда Рашат кызы белән берлектә , проект эшенә йоомгак ясап,аны якладылар. Проектларның темалары бик кызыклы иде. Проектларны яклау барышын әти - әниләр дә күзәтте. Укучылар үзләренең белемнәрен һәм проект эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.











