Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Чираттагы педсовет 14.01.2018

10 нчы гыйнвар көнне чираттагы педсовет утырышы булды. Педсоветның темасы: ФДБССның төп нигезе булган системалы- эшчәнлекле юнәлеш куллану үзенчәлекләре. Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:
1.“ФДББС шартларында укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген файдалы итеп үткәрү”
2) II чирек йомгаклары, алда торган бурычлар.
-
Ата - аналар җыелышы 14.01.2018

3 нче чирек тәмамланды. Нәтиҗә ясау өчен ата -аналар җыелышы башланып китте. Көн тәртибендә: Укучыга укуга карата уңай караш формалаштыру. Укучы баланың уку эшчәнлегендә дәрес хәзерләүнең мөһим роле.2. II чирек нәтиҗәләре. Беренче ата -аналар җыелышы 9нчы сыйныф укучылары һәм әти -әниләр катнашында үзды. Сыйныфта имтиханнар турында сүз барды. Алда торган мәсьәләләр һәм нәтиҗәләр турында сөйләшенде.
-
" Ел укытучысы" дебюты 12.01.2018

2018 нче елның 12 нче гыйнваренда "Ел укытучысы" конкурсының дебют номинациясе конкурсында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Ф.Х. уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Кар бабайлар парады 26.12.2017

Яңа ел якынлашкан саен укучыларны яшел чыршы, мәктәп каршында кар сыннары ясау, матур бәйрәмнәргә хәзерләнү кебек мәшәкатьләр биләп ала. Быел да укучыларыбыз бик тырышып кар сыннар ясадылар. Аларны матур итеп буядылар, киендерделәр. Мәктәп каршыбыз кар бабайлар парады белән тагын да ямьләнде, яңа ел атмосферасы тудырды.
-
Кыш бабай бүләкләре 26.12.2017

Яңа елда Кыш бабай алып килгән бүләкләр һәр укучы өчен дә көтелгән һәм кадерле. Быел Кыш бабай бүләкләре бик мулдан булды. Һәр укучы бүләкне шатланып кабул итте. Икенче яңа елларга да укучылар Кыш бабайның килүен , бүләк алып килүен көтеп калулары турында әйттеләр.
-
Яңа ел бәйрәмнәре
26.12.2017
Кыш бабай бүләкләреннән соң, Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. 23 нче декабрь көнне мәктәбебездә чыршы бәйрәме, яңа ел тамашасы, балмаскарад үтте. Һәр сыйныф буу бәйрәмгә зур тырышлык белән хәзерләнде. Биюләр , җырлар, конкурслар, төрле уеннар бәйрәмне тагун да җанландырып җибәрде. Тамашачыны шһәйран калдырганы балмаскарад булды. 8 нче сыйныфларның скетчы, 9 нчы сыйныфларның биюләре, 10 -11 нче сыйныф укучыларының вальсы залны алкышларга күмде. Укучылар да, тамашачылар да ял итте, күңел ачты.
-
Кышкы лагерь 26.12.2017

25 нче декабрьда мәктәп каршында оештырылган "Бәхетле балачак" кышкы лагере үз эшен башлап җибәрде. Лагерьга йөрүче укучыларны беренче көннән кызыклы сәяхәтләр каршы алды. Алар Г.Тукай исемендәге Әтнә халык театрына культпоход ясады. Укучылар бу сәяхәттән бик канәгать калдылар.
-
Күңелле стартлар 26.12.2017

Кышкы лагерь бик җанлы рәвештә үз эшен дәвам итә. Укучылар төрле конкурсларда, уенннарда, викториналарда үз көчләрен сыныйлар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар, күңелле стартларда катнашалар. Күңелле ял итәләр.
-
Олимпиадалар тәмамланды 26.12.2017

Менә олимпиадаларның район туры тәмам. Мәктәбебездән күп укучылар бу олимпиадаларга катнашты. Һәм уңышларыбызда күп. Укучыларыбыз 15 призлы урын яулады. Шулар арасында 6 җиңүче, 9 призер бар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә укытучыларга һәм укучыларга уңышлар телибез.
-
Һөнәр сайлауга этәргеч. 26.12.2017

Мәктәбебездә очрашулар еш булып тора. 16 нчы декабрь көнне Казан энергитика университеты вәкиле бездә кунакта булды. Ул укучыларны университетның тарихы, уку бүлекләре, керү имтиханнары һәм андагы һөнәри юнәлешләр белән таныштырды. Бу очрашу укучылар өчен һөнәр сайлауга зур этәргеч булды.











