Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
1 нче сыйныфта проект эшчәнлеге 20.04.2018

Мәктәбебез укучыларының проект эшчәнлеге ахырына якынлашты. 1 нче сыйныфлар, сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда Рашат кызы белән берлектә , проект эшенә йоомгак ясап,аны якладылар. Проектларның темалары бик кызыклы иде. Проектларны яклау барышын әти - әниләр дә күзәтте. Укучылар үзләренең белемнәрен һәм проект эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.
-
Тукай шигырьләрен өйрәнәбез 20.04.2018

20 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы 5 нче сыйныфлар белән берлектә ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы: Г.Тукайның "Пар ат" поэмасын өйрәнү. Укучылар бу дәрестә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына тукталдылар, аның әсәренә анализ ясадылар. Анализ барышында интеллект карталар, карточкалар, рәсемнәр өстендә эшләделәр. Үзләрен чын мәгънәсендә, әдәбият сөюче укучылар итеп күрсәттеләр.
-
Әдел - өченче! 18.04.2018

Беренче Презедентыбыз Минтимер Шәймиев призына Актанышта үткәрелгән 400 гә якын көрәшче катнашкан төбәкара ярыштан мәктәбебезнең спорт сөюче, көрәшче, 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗов Әдел 3 урынны алып кайтты. Молодец, Әдел!
-
"Тамчы шоу" да кунакта 17.04.2018

16 нчы апрель көнне мәктәбебезнең иң алдынгы укучылары: Хөснетдинова Ландыш, Закирҗанов Эмиль, Хафизов Булат "Татарстан Яңа Гасыр" телекомпаниясендә фәнни - интеллектуаль, иҗади - эрудит "Тамчы шоу" бәйгесенә катнаштылар. Җитәкчеләре Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы. Алар Әлки районының Алпар урта мәктәбе командасы белән көч сынашты. Көндәш команданы күпкә артта калдырып, безнең укучыларыбыз 1 урынны яулады. Әфәрин, укучылар! Уңышлар Сезгә!
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 17.04.2018

17 нче апрель көнне Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы, 7 нче сыйныф укучылары белән "DVD frensy" дигән 8 нче модуль буенча инглиз теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучыларның сөйләм телен баету, вакытны дөрес бүлеп, файдалы кинолар карарга өндәү максаты өстендә эш алып барылды. Укучылар өч группада эшләделәр. Аудирование, диалог һәм монолог төзеделәр. Укучылар белән индивидуаль эш эшләнде. Дәрес ФГОС таләпләренә туры килерлек, уңышлы булды.
-
Татарстан беренчелегенә хоккей ярышы 14.04.2018

Арчада 2017-2018 нче елгы сезонның хоккей буенча "Татарстан беренчелегенә" 2005 нче елгы яшүсмерләр арасындагы ярышта мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы, Арчаның хоккей буенча "Факел" командасы уенчысы Хәбибуллин Ранель 3 нче урынга лаек булды. Молодец, Раниль!
-
Укучыларыбызның уңышы куандыра 13.04.2018

13 нче апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр мәктәбендә ветеран укытучы, сугыш ветераны Рәгыйб Халитов исемендәге II нче районара укучыларның фәнни - гамәли конференциясе узды.Конференциядә мәктәбебездән ике укучы "Тарих, туган ягымның күренекле кешеләре" секциясендә көч сынашты. 7 нче сыйныф укучысы Шигапова Айзилә 3 урынга (ук.Садриева А.Г.), 10 нчы сыйныф укучысы Газизова Зөһрә 2 урынга (ук.Сөнгатова Г.З.) лаек булдылар. Әфәрин, кызлар!
-
Ата - аналар җыелышы 06.04.2018

3 нче чирек тәмамланды. Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә ата - аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә: 1) "Куркынычсыз интернет. Виртуаль дөнья һәм мәктәп укучысы" 2) "Уңышка юл" программасын тормышка ашыру чаралары 3) Анкета сорауларына анализ 4) 3 нче чирек нәтиҗәләре. Шулай ук ата - аналар классларда да сыйныф җитәкчеләре белән сөйләштеләр.
-
"Аҗаган" уены 03.04.2018

2018 нче елның 3 нче апреленда " Ашыт" спорт һәм ял комплексында районнкүләмендә язгы "Аҗаган" уены узды. Уенда күп кенә ярыш төрләре кулланылды: строевая подготовка, мылтыктан ату, мылтыкны сүтеп җыю, турникта тартылу, эстафета. Мәктәбебез командасы бар төр ярышларда катнашып, төрле дәрәҗәдә грамоталар белән бүләкләнде. Командный берлектә районкүләмендә призлы 3 урынга лаек булды. Молодцы! Котлыйбыз!
-
Чираттагы киңәшмә 03.04.2018

3 нче чирек тәмамланды. Чираттагы педогогик киңәшмә булды. Педогогик киңәшмәнең көн тәртибе: 1) Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халык тәҗрибәсе үрнәкләре. (Әхлак тәрбиясе бирүнең актуаль үзенчәлекләре); 2)Ата-аналар белән эшләү формаларын камилләштерү; 3) III чирек йомгаклары, алда торган бурычлар һ.б. күп төрле мәсьәләләр хәл ителде.











