Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Туган тел" мастер - классы 20.02.2018

19 нчы февраль көнне Бөтенроссия "Туган тел" мастер -класс бәйгесенең район этабы узды. Бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы 1 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Әдәби марафон 17.02.2018

Бер ай буе барган әдәби марафон тәмамланды. Аның йомгаклау өлеше Казанның "Нурмаркет" кибетендә узды. Бу бәйгедә мәктәбебездән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы катнашып, икенче урынга лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз.
-
"Әй, әлифбам" 16.02.2018

16 нчы февраль - бәйрәмнәргә бай көн. 1 нче сыйныф укучылары өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки алар "Әлифба" ны укып, тәмамлады. Шул уңайдан Сафина Резида Рашат кызы 1 нче сыйныфлар белән, әти - әниләр катнашында, "Әлифба" бәйрәме үткәрде. Укучылар бу бәйрәмдә, кулларына Әлифба китабын тотып, бик горур басып тордылар . Үзләренең зур укучылар рәтенә басуларына шатландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Укучыларыбыз бәйгедә 16.02.2018

16 нчы февраль көнне Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни - гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 11 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә (ук.Сөнгатова Г.З.) 3 урын, 10 нчы сыйныф укучысы Хәкимҗанова Альбина (ук. Ганиева Л.Ф.) 3 урынга лаек булып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Чын күңелдән аларны котлыйбыз!
-
Батырлык дәресе 15.02.2018

15 февраль - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан укучыларыбыз татар теле укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы һәм китапханәче Вафина Луиза Рузәл кызы белән берлектә китапханәдә булып, шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар. Сәнгатьле уку кичәсе үткәрделәр. Кичә бәйге формасында үтте. Бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән укучыларга мактау грамоталары бирелде.
-
Викторина сынавы 14.02.2018

14.02.2018. Юнармия оешмасының "Сокол" отряды районкүләмендә үткәрелгән "Славные страниөы военной истории" дигән темада викторинада уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар. Аларны котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез.
-
Ачык дәрес 14.02.2018

14 нче февраль көнне, 7 нче сыйныфлар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Алсу Мисалимовна белән берлектә, рус теленнән "Наречие" темасын кабатлау дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес ФГОС таләпләрен үз эченә алган, эшлекле формада үтте. Укучылар индивидуаль, парларда, группаларда эшләделәр. Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, үзбәя куйдылар. Дәреснең төрле этапларында Сингапур структуралары кулланылды.Өй эшләре төрле формада, теманы яңадан кабатлау мөмкинлеген бирә торган итеп бирелде.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы 13.02.2018

13.02.2018 ел. " Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының район турында 5 нче сыйныф җитәкчесе Галиева Рәйсә Равил кызы үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашып,лауреат исеменә лаек булды.Без аны чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
"Замечательный вожатый" конкурсы 13.02.2018

Бүген Әтнә мәктәбе актлар залында "Замечательный вожатый" конкурсының район этабы узды. Безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы, активисты, әйдаманы, башлангыч сыйныф укучыларының яраткан вожатыйлары Газизова Зөхрә Илфар кызы да бәйгедә көч сынашты. Бәйге бик җанлы узды: әйдаманнар эссе яздылар, үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, тестлар эшләделәр, группалар белән чара оештырдылар. Һәм безнең Зөхрәбез 3 урынны яулады. Молодец!
-
Батырлык айлыгы 12.02.2018

Февраль-батырлык айлыгы. Шул максаттан мәктәбебездә төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре үтә. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны Афганистан сугышы, Муса Җәлил батырлыгы, онытылмас сугыш фаҗигаләре кебек темалар белән таныштырып, аларда ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт, батырлык сыйфатлары тәрбиялиләр.











