МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
"Елмаеп яшә!" акциясе 18.09.2015

Бүген "SаMоSтоятельные дети" проектын тормышка ашыручылар төркеме "Елмаеп яшә!" акциясе кысаларында класстан тыш чара үткәрделәр. Иртән мәктәп укучыларын һәм укытучыларын бүгенге көн белән котладылар, смайликлар бүләк иттеләр. Акциянең максаты, бурычлары белән таныштырдылар: безнең арага начар гадәтләр кермәсен, һәркем елмаеп яшәсен! Көн дәвамында алар урамда акцияне дәвам иттеләр. Кибеттә, колхоз идарәсендә булдылар, юлда очраган кешеләр белән сөйләшүләр алып бардылар.
-
Аек яшәү рәвеше 17.09.2015

Сентябрь аенда "Аек яшәү рәвеше" айлыгы уза. Шул максаттан укучылар өчен класстан тыш чаралар уза. 17 сентябрь көнне укучылар авыл ФАПы шәфкать туташы Г.Ф.Фазулзянова белән очрашу үткәрделәр. Г.Ф.Фазулзянова укучыларга алькоголь куллануның зарары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча киңәшләрен бирде.
-
Ата-аналар җыелышы 15.09.2015

Үткән атнада әти-әниләр җыелышы узды. 2014-2015 уку елына йомгак, яңа уку елына бурычлар куелды. УКучыларның сәламәтлеген саклау, юл хәрәкәте, пожар куркынычсызлыгы турында сөйләшү оештырылды. Мәгарифтә булган яңалыклар аңлатылды.
-
Киләсе җәйгә әзерләнәбез 12.09.2015

Быел җәй көне бакчабыз аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырды. Киләсе елга әзерләнү йөзеннән, өлгергән чәчәкләрнең орлыкларын җыю эше башланды. башлангыч класс укучылары бу эшкэ бик теләп кушылдылар.
-
Педагогико-психологическое тестирование 11.09.2015

Во исполнение п.3.1. Постановления республиканской комиссии по делам несовершеннолетних и защите их прав от 27.05.2015 г. №05-15, с целью раннего выявления детей и подростков, подвергшихся жестокому обращению и насилию в семье, оказания им психолого-педагогической помощи в рамках деятельности общеобразовательной организации, в школе начали проводить тестирование во 2-9 классах.Был составлен график проведения тестирования. Сегодняя проводились тестирования в начальных классах и в 9 классе.
-
"Сәламәтлек" дәресләре 08.09.2015

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, 9 класс укучылары белән йөгерү буенча старт оештырылды. Укучылар 60 м араны йөгереп үттеләр, флеш-моб күрсәттеләр.
-
Арча шәһәрендә паркта булдык 08.09.2015

Бүген 7 класс укучылары Арча шәһәрендә яңа ачылган паркта булдылар.
-
"Парклар елы" дәвам итә 04.09.2015

Татарстан Республикасында "Парклар елы" кысаларында матур эшләр дәвам итә. Мәктәптә бу уңайдан агачлар утырту, агачлар арасын чистарту эше дәвам итә. Башлангыч класс укучылары агачлар утырттылар.
-
Оештыру линейкасы 02.09.2015

Укулар башланды. Бүген линейкада эчке тәртип кагыйдәләрен өйрәнү, мәктәпнең эш графигы, дежур тору, формадан йөрү, телефоннарны алып килмәү өйрәнелде. Җәй көне төрле ярышларда катнашып призлы урыннар яулаган уучыларга диплом, мактау хатлары тапшырылды.
-
Бүген - белем бәйрәме 01.09.2015

Бүген иртәдән мәктәп ишеләрен киң ачып дусларын - укучыларны каршы алды! Сентябрь җитте! Кулларда яраткан укытучыларга аллы-гөлле чәчәк букетлары.
Укучыларны котларга "Мәрҗани" ААҖ рәисе Р.Х.Хабибуллин, Яңа Кенәр "Балалар иҗат йорты" методисты Н.Р.Нигматуллина, "Электр челтәре" АҖ җитәкчесе Н.Ф.Нурмухамметов, элеккеге мәктәп директоры Р.И.Насибуллиналар килгән иде. Алар укучыарны, укытучыларны яңа уку елы белән котладылр, бүләкләр тапшырдылар. Укучылар аларга җавап итеп тырышып укырга, алдынгы булырга вәгъдә бирделәр.












