МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Спектакль куярга әзерләнәбез 20.05.2015

Быелгы уку елында 7-8 класс укучылары көче белән Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй!" драмасы сәхнәләштерелгән иде. Аны Яңа кенәр укучыларына да тәкъдим итәргә планлаштырабыз.
-
Экологик айлык 19.05.2015

Мәктәптә экологик айлык дәвам итә. Класс сәгатьләрендә чисталыкны саклау кагыйдәләре өйрәнелсә, дәрестән тыш вакытларда тирә-юньне чистарту, агач, куак утырту эшләре барды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайнады. Бүгенге көндә чәчәкләр күчереп утырту эшләре генә калып бара. Мәктәп тирә-ягын аллы-гөлле чәчәкләргә күмәрлек үсентеләребез бар. Биология укытучысы Н.И.Мухаметзянова җитәкчелегендә укучылар җир эшләре, үсентеләр белән эшләү серләренә өйрәнәләр.
-
Варислар берлегенә кердек 18.05.2015

Бүген тантаналы шартларда 4 класс укучылары варислар сафларына керделәр. Тантаналы вәгъдә, варислар Законнарын үтәргә сүз биргәннән соң, аларның муеннарына 9 класс укучылары галстуклар бәйләде. Варисларны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.З.Гарифжанов, класс җитәкчеләре котлады. Ахырыдан укучылар төрле уеннар уйнады, үзләренең лаеклы алмашчы булуларын расладылар.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 13.05.2015

Быел яз соңга калып килде. Бакча эшләре соңга калды. Шуңа да карамастан, быел да мул уңыш алырга исәп тотабыз. Соңгы ике көн эчендә җирләр йомшартылды, суган утыртылды, кишер орлыгы чәчелде. Орлык өчен 20 дән артык кишер утырттык. Димәк, икенче елга кишер орлыгы үзебезнеке булачак.
Быел 3Х8 м лы парник ясалды. Анда борыч, помидор, кыяр үстереп карарга планлаштырабыз.
Чәчәк участогында да эш кайнады. Участок йомшартылды. Чәчәк үсентеләрен утырту планы әзер инде. Бары җылы көннәр җитүен генә көтәбез. Бу көннәрдә укучылар да, укытучылар да бик тырышып эшләде.
-
Арча шәһәрендә тантана 11.05.2015

9 май көнне Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана булып узды. Бу тантанада мәктәптән 6 делегат катнашты. 3 укучы "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына -70 "5" ле" акцияясендә, 3 укучы спорт мәктәбе колоннасында чыгыш ясадылар. тантана бик матур оештырылган. Һәркем бәйрәмнән канәгать булып кайтты.
-
Тантаналы митинг 08.05.2015

Буген Ташкичү, Мәмсә авылларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митингта мәктәп укучылары, җирле үзидарә, "Вамин-Мәрҗани" ширкате җитәкчеләре, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары сугышның барлык афәтен тасвирлаучы композиция күрсәтте. Митингта катнашучыларның теләкләре бер: сугыш уты яңадан кабынмасын!
-
Сугыш чоры онытылмый 08.05.2015

Культура йорты, мәктәп коллективы, китапханә хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча матур эшләр оештырдылар. Бүген дә тантаналы митингтан соң, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлау оештырылды. Җирле үзидарә чәй табыны ясарга булышса, мәктәп коллективы матур җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк итте. Культура йорты, китапханә хезмәткәрләре апаларның күңелләрен ачтылар. Ветераннар үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар күңелләре булып, өйләренә таралышты.
-
Монда бакча булыр 07.05.2015

Табигатьне скалау икеайлыгы дәвам итә. Мэктэп, авыл территориясен чистарту эшләре алып бардык. Агачлар утырту буенча эш дәвам итә. Бүген мәктәп территориясенә яңа бакчага нигез салдык. иске карлыганнар көздән үк казып алынды. шул урынга алмагач, чия, яңа сорт карлыганнар утырттык. Тиздән бакчабыз шау чәчәккә күмелер.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 07.05.2015

2014-2015 уку елында күп эшләрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладык. Төрле акцияләр узды. Соңгы араларда узган акбөияләрдә катнашып, район күләмендә призлы урыннар алган укчыларны котлау, бүләкләр тапшыру тантанасы узды. "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 "5" ле" акциясендә башлангыч классларда Касимова Алсу, 5-7 класс укучылары арасында Ахмадуллин Илнур, 8-9 класс укучылары арасында Шайхетдинова Динәләр җиңү яуладылар. Алар 9 май көнне Арча шәһәрендә узачак парадта катнашачак.
-
Яңа уңышлар 05.05.2015

Республика, район күләмендә узган төрле конкурс, акцияләрдә катнашып, укучыларыбыз уңышларга ирешәләр. Кадриева Алинә "Туган телем - гаиләм теле" республикакүләм конкурсы кысаларында "Гаиләм язмышы - ил язмышы" иҗади эшләр бәйгесенең "Безнең нәселдә олы шәхесләр" номинациясендә 3 призлы урын яулады. "Өлкән кешенең социаль портреты" кысаларында узган республика иҗади эшләр конкурсында Кадриева Алинә, Касимова Илүзә, Шагидуллин Ирекләр 2 нче призлы, Ахмадуллин Илнур 3 нче призлы урын яулады.












