МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Волейбол буенча район ярышлары 02.11.2015

Ура! Каникуллар! Бүген каникулның беренче көне. Мәктәп укучылары район буенча узачак волейбол ярышларында катнаша. Аларга уңышлар телик!
-
"Башваткыч" уены 30.10.2015

Башлангыч класс укытучылары эледән -эле укучыларны кызыксындыру, буш вакытларын кызыклы үткәрү өстендә эш алып баралар. Бүген алар "Башваткыч" уены үткәрделәр. Укучылар табигать күренеше, хайваннар, кошлар, көнкүреш кирәк-яраклары турында сөйләштеләр, укучыларның тизлеген, фикер йөртү сәләтләрен ачыкладылар. Уен-ярышта 3 нче класс укучысы Фәттеров Фәнгиз җиңеп чыкты.
-
Халыклар бердәмлеге көне 30.10.2015

Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова халыклар бердәмлеге көне уңаеннан класстан тыш чара ткәрде. Ул илебезнең үткәне, патшалары, власть өчен көрәш һәм фетнәле еллар турында эчтәлекле чыгыш ясады. Пожарский һәм Минин ополчениесе, Иван Сусанин батырлыгы турында белемнәрне тулыландырды.
-
Көзге уңыш бәйрәме 30.10.2015

Мәктәптә традицион 5-7 класс укучылары өчен "Көзге уңыш бәйрәме" оештырылды. Анда көзге зшләрдән соң әби-бабаларыбыз уйнаган уеннар искә тошерелде, җырлы-биюле такмаклар өйрәнелде. Укучылар "Көлке куа килә", "Бәйрәм белән котла", төрле милли йолалар номинацияләрендә ярыштылар.
-
Уңыш бәйрәмнәре башланды 29.10.2015

Мәктәптә укучылар өчен уңыш бәйрәмнәре башланды. Башлангыч класс укучылары көзнең матурлыгы, байлыгы турында сөйләштеләр, күңелле уеннар уйнадылар, белемнәрен арттырдылар.
-
Татар теленнән мониторинг 28.10.2015

27 октябрь көнне 4,6,8 класста укучы балалар өчен татар теленнән мониторинг оештырылды. Укучылар үзләренең белемнәрен бланк форматында тикшереп карадылар. Нәтиҗәләр бер ай чамасы аралыгында билгеле булачак.
-
Об участившихся хакерских атак 28.10.2015

Сегодня в школе прошел Единый урок использования сети Интернет. Классный руководитель 7 класса А.А.Вафина приготовила октрытое мероприятие для учащихся 5-9 классов о правильном использовании сети Интернет. Особое внимание уделило на следующее: 1) не открывать файлы, полученные из непроверенных источников, лучше его удалить, не открывая; 2) регулярное копирование важной информации на съемные носители.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 26.10.2015

Бүген балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык чара оештырылды. Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен, куркыныч ситуация туганда, аннан чыгу юлларын искә төшерделәр. Тәрбияче Марина Александровна балаларны юлдан аркылы чыгу, ремонт эшләре барганда куела торган билге белән таныштырды. Чара барышында балалар шигырьләр, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар. Чарада Россия Федерациясе ОГИБДД ОМВДсының Арча районы буенча хезмәткәре Энҗе Газизовна Мухаметзянова да катнашты. Ул балаларны юлда сак йөрергә, үз-үзеңне саклау кагыйдәләре белән таныштырды, актив укучыларга бүләкләр, караңгы вакытта йөргәндә яктылык кайтаручы брелоклар бүләк итте.
-
Мөхәммәт Мәһдиев укулары 22.10.2015

"Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе"ндә М.Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып үтте. 8 сыйныф укучысы Гарипов Айбулат "Мөхәммәм Мәһдиев иҗатында туган як темасы" на уңышлы чыгыш ясап, III урын яулады. Айбулат, укуыңда уңышлар телибез!
-
Г.Ахуновның иҗади осталыгы 21.10.2015

21 нче октябрь көнне Арча районының “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре Г.Ахунов тууына 90 ел тулу уңаеннан республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Г.Ахунов шәхесе белән бәйле булган Казанбаш мәктәбендә секция утырышлары үткәрелде.Анда мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Касимова Илүзә уңышлы чыгыш ясады. Илүзәне чын күңелдән котлыйбыз!












