МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2015

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәктәптә укучылар, укытучылар, авыл яшьләре арасында волейбол ярышлары булып узды. барлыгы 5 команда җыйналды. Укытучылар командасы авыл яшьләре командасн җиңеп, турнирның җиңүчесе булды.
-
Бәйрәм күңелле узды 04.11.2015

Бүген авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен "Халыклар дуслыгы бәйрәме" темасы астында чара оештырылды. Чараны китапханә мөдире В.Мостафина әзерләде һәм алып барды. Ул укучыларны бәйрәм тарихы, кызыклы вакыйгалар белән таныштырды. "Мәдәни көндәлек" тутырырга ярдәм итүче викторина сорауларына җавап алынды, тарихи истәлекләр укылды.
-
Мәмсә башлангыч мәктәбендә ата-аналар җыелышы 03.11.2015

2 ноябрь көнне МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" - "Мәмсә башлангыч гомуми белем мәктәбе" филиалында ата-аналарның гомуми җыелышы булды. Көн тәртибендә укучыларның белем алу дәрәҗәсе, аларны киләчәккә әзерләү, ныклы белем бирү юллары ачыклау мәсьәләләре торды. Укучыларны ЕГЗга әзерләү, ата-аналарның бурычлары турында сөйләшү алып барылды. Җыелышта мәктәп директоры И.И.Гибадуллин, укыту эшләре буенча директор урынбасары М.З.Гарифҗановлар катнаштылар, чыгыш ясадылар.
-
Волейбол буенча район ярышлары 02.11.2015

Ура! Каникуллар! Бүген каникулның беренче көне. Мәктәп укучылары район буенча узачак волейбол ярышларында катнаша. Аларга уңышлар телик!
-
"Башваткыч" уены 30.10.2015

Башлангыч класс укытучылары эледән -эле укучыларны кызыксындыру, буш вакытларын кызыклы үткәрү өстендә эш алып баралар. Бүген алар "Башваткыч" уены үткәрделәр. Укучылар табигать күренеше, хайваннар, кошлар, көнкүреш кирәк-яраклары турында сөйләштеләр, укучыларның тизлеген, фикер йөртү сәләтләрен ачыкладылар. Уен-ярышта 3 нче класс укучысы Фәттеров Фәнгиз җиңеп чыкты.
-
Халыклар бердәмлеге көне 30.10.2015

Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова халыклар бердәмлеге көне уңаеннан класстан тыш чара ткәрде. Ул илебезнең үткәне, патшалары, власть өчен көрәш һәм фетнәле еллар турында эчтәлекле чыгыш ясады. Пожарский һәм Минин ополчениесе, Иван Сусанин батырлыгы турында белемнәрне тулыландырды.
-
Көзге уңыш бәйрәме 30.10.2015

Мәктәптә традицион 5-7 класс укучылары өчен "Көзге уңыш бәйрәме" оештырылды. Анда көзге зшләрдән соң әби-бабаларыбыз уйнаган уеннар искә тошерелде, җырлы-биюле такмаклар өйрәнелде. Укучылар "Көлке куа килә", "Бәйрәм белән котла", төрле милли йолалар номинацияләрендә ярыштылар.
-
Уңыш бәйрәмнәре башланды 29.10.2015

Мәктәптә укучылар өчен уңыш бәйрәмнәре башланды. Башлангыч класс укучылары көзнең матурлыгы, байлыгы турында сөйләштеләр, күңелле уеннар уйнадылар, белемнәрен арттырдылар.
-
Татар теленнән мониторинг 28.10.2015

27 октябрь көнне 4,6,8 класста укучы балалар өчен татар теленнән мониторинг оештырылды. Укучылар үзләренең белемнәрен бланк форматында тикшереп карадылар. Нәтиҗәләр бер ай чамасы аралыгында билгеле булачак.
-
Об участившихся хакерских атак 28.10.2015

Сегодня в школе прошел Единый урок использования сети Интернет. Классный руководитель 7 класса А.А.Вафина приготовила октрытое мероприятие для учащихся 5-9 классов о правильном использовании сети Интернет. Особое внимание уделило на следующее: 1) не открывать файлы, полученные из непроверенных источников, лучше его удалить, не открывая; 2) регулярное копирование важной информации на съемные носители.












