МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Әни кирәк! 28.11.2015

"Ән кирәк!" - Ташкичү балалар бакчасында узган кичә шушы җыр белән башланып китте. Әнидән башка дөнья матур булмас иде! Балалар үзләренең җылы хисләрен матур шигырьләр, җырлар аша җиткерделәр. Бәйрәмдә әниләрне мөдир З.М.Хакимуллина котлады. Тәрбияче әниләр белән төрле ситуацияләр тудырып, дискуссия оештырды. Бәйрәм өстәл артында дәвам итте. Тәмле чәй өстәле артында сөйләшү дәвам итте.
-
Әниләрне котладык 28.11.2015

Әниләр көне уңаеннан "SМS-дети" проектында катнашучылар урамга чыгып, әниләргн котлау оештырдылар. Аларга матур теләкләр теләделәр, төрле сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кызыксыныгыз, укыгыз! 27.11.2015

"Әдәбия елы" уңаеннан, мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Бүген 5 класс укучылары белән "Кызыксыныгыз, укыгыз!" дигән тема астында чара үткәрелде. Чарада әдәбиятның әһәмияте, тормышта роле искә төшерелде. Кызыклы викторина, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды, сорауларга җаваплар алынды.
-
Инглиз теленнән мониторинг 26.11.2015

Бүген мәктәптә инглиз теленнән 4, 6. 8 класс укучылары тест башкардылар. Тестлар укучыларның инглиз теленнән белемнәрен тикшерү максатында үткәрелде. Тестка 100% укучылар катнашты.
-
Әдәби-иҗат конкурсы нәтиҗәләре 24.11.2015

Республика, районда талантлы балаларны ачыклау максатында төрле -төрле чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Тыныч таңнарда батырлар даны" дгән тема астында үтте. Бу яшь иҗатчылар бәйгесесендә мәктәбебезнең 9 класс укучысы Касимова Илүзә катнашты һәм "Проза" номинациясендә .икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Терроризмга -юк! 19.11.2015

Мәктәптә илдә, дөньяда бара торган төрле вакыйгаларга анализ ясап барыла. Безне 13 ноябрь көнне Парижда булган вакыйгалар тетрәндерде. Терроризмга көрәш чаралары максатында, бүген класс сәгате үткәрелде. Укучылар терроризмга каршы инструкцияләр, стәлекләр белән таныштылар. Тероризмга каршы көрәш планы белән таныштырылды.
-
Балалар бакчасында әкиятләр кичәсе
18.11.2015
Ташкичү балалар бакчасында әледән-әле төрле чаралар үткәрелә. Ул чараларга шти-әниләр, мәктәп укытучылары чакырыла. Эле күптән түгел "Әкиятләр илендә" дип аталган кичә үтте. Балалар төрле әкиятләрдән өзекләр сөйләделәр, сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Спортзал гөрләп торды 09.11.2015

Мәктәптә волейбол түгәрәге эшли башлагач, укучылар бик теләп түгәрәккә йөри башладылар. Каникул чорында да спортзал ишекләре ябылмады. Көн саен укучылар занятиеләрен үткәрделәр, студентлар, авыл яшьләре көн саен килеп, укучылар белән үзләренең көчләрен сынаштылар.
-
Мәмсә башлангыч мәктәбендә табышмаклар һәм әкиятләр бәйрәме 05.11.2015

Каникул көннәрендә укучылар өчен кызыклы чаралар планлаштырылды. "Мәмсә башлангыч гомуми белем мәктәбе" филиалында 4 ноябрь көнне "Табышмаклар һәм әкиятләр кичәсе" үткәрелде. М.М.галиева башта укучыларны Халыклар дуслыгы көне белән таныштырды. Укуның кирәклеге, укучылар өчен кызыклы әкиятләр һәм табышмаклар иленә дәште. Кичә вакытында укучылар үзләрен сынадылар, күп укырга, фәннәрне тирәнтен өйрәнергә кирәклегенә төшенделәр.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.11.2015

5 ноябрь көнне башлангыч класс укучылары арасында математика фәненнән олимпиада үткәрелде. Бу олимпиадада 2 класс укучысы Гайфуллина 3 класс укучысы Фаттеров Фәнгиз уңышлы катнаштылар. 3 класс укучысы Фәнгиз 3 нче призлы урынны яулады. Котлыйбыз!












