МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Алтын каләм остасы 20.05.2016

Районда яшь иҗатчыларның "Алтын каләм"-"Золотое перо" - 2016 Республика конкурсының финалы узды. бу конкурста мәктәбебезнең 9 класс укучысы Касыймова Илүзә катнашты һәм 1 нче урынга лаек булды. Илүзәгә республика кләмендә узачак фестивальдә катнашырга һәм көч сынашырга туры киләчәк. Зур уңышлар телибез Илүзә сиңа!
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

Бүген халыкара ышаныч телефоны көне. Шушы уңайдан мәктәптә класс сәгатьләре, беседалар, эшлекле уеннар узды. "Я доверяю" yadoveray.ru сайтында бара торган Марафон белщн таныштылар. Марафонда актив катнашырга, сораулар бирергә тэкъдим ителде.
-
Өмәләр дәвам итә 14.05.2016

Мәктәп тирәсен чистарту, чәчәкләр утырту буенча эшчәнлек дәвам итә. Бүген дә түтәлләргә кишер, чөгендер орлыклары чәчү буенча эш дәвам итте.
-
Всероссийские проверочные работы в 4 классе
13.05.2016
11 мая начались Всероссийские проверочные работы в 4 классах.Они начались с диктанта по русскому языку. 13 мая обучающиеся выполнили задания по русскому языку. 17 мая состоится контролная работа по математике и 19 мая - по предмету "Окружающий мир" Желаем успехов!
-
Диабетка - юк 13.05.2016

Бүгенге көндә диабет белән авыручылар саны елдан ел арта. Ләкин саклык чаралары күрелгән очракта, бу авыруны кисәтергә мөмкинлекләрбар. Бүген класс сәгатьләрендә диабет авыруы, аның килеп чыгуы, профилактика чаралары өйрәнелде.
-
Чәчәкләр яратабыз 12.05.2016

Мәктәптә укучыларга табигатькә сакчыл караш, матурлыкны тоя белү сәләте үстерү буенча эш оештырыла. Яз көне тирә-юньне чистарту өмәлре , табигатьне саклау буенча лекцияләр, экскурсияләр оештырыла. Иртә яздан көзгә кадәр мәктәп тирәсе шау чәчәккә күмелә. Бу эштэ укучылар да актив катнаша. Менә, бу язда да тюльпаннар шау чәчәктә утыра.
-
Яшелчәләр утырттык 11.05.2016

Быел җир тизөлгермәде. Яшелчәләр утырту срогы да соңарак күчте. Бүген дәресләрдән соң, күмәкләшеп, бакчага чыктык. Егетләр җир казыды, түтәлләр ясады, кызларҗирне тырмаладылар, кишер, чөгендер орлыклары чәчтеләр. Бакчада уңыш мул булыр.
-
Тыныч йоклагыз! 08.05.2016

Бүген Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алу тантанасы була. Иртәдән мәктәп укучылары һәлак булганнарның йокыларын саклау вахтасына бастылар.
-
Мәңге онытмабыз! 08.05.2016

Җиргә Җиңү язы килгәнгә 71 ел! Күпме авылдашларыбыз бу дәһшәтле сугышта һәлак булды. Күпмесенең каберләре дә билгесез. Буген без аларны хәтеребезгә төшердек, веноклар салдык.
-
Мәмсә авылында митинг 07.05.2016

7 май көнне Мәмсә авылында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг булды. Митингка сугыш чорында тылда хезмәт иткән ветераннар, сугыш чоры балалары чакырылды. Ветераннарның сафы ел саен сирәгәя.... Митигны Мәмсә башлангыч мәктәбе коллективы әзерләде. Митингта Ташкичү төп мәктәбе директор урынбасары М.З.Гарифжанов, ветеран укытучы С.Г.Шакирова, сугыш чоры балалары С.Ахметханова, Г.Әминовалар чыгыш ясадылар. Укучылар тырышып укырга сүз бирделәр, Җирдә тынычлык булуын теләделәр.












