МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
"Хәтерләр маршы" акциясе дәавм итә 16.02.2016

Мәктәптә "Хәтерләр маршы" акциясе дәавм итә. Бүген Россия кораллы көчләрендә хезмәт итүче егетләргә хат җибәрү оештырылды. Иң яхшы дип табылган хатлар Ростов, Саратов өлкәләренә китте. Егетләрдән хат көтеп калабыз!
-
Солдат анасы - мәктәптә кунакта 15.02.2016

Бүген мәктәпкә кунакка солдат анасы - ветеран укытучы Нурия Салаховна Мухамадиева килде. Ул тормыш иптәше Равил әфәнде белән 2015 нче елның көзендә улы Рөстәмне Россия кораллы көчләренә озаткан иде. "Илләр тыныч булсын, аналарга күз яше түгәргә туры килмәсен. Бәйрәм көннәре якынлашканда улымны һәм безнең гаиләне сөендергәнегез өчен мин мәктәп коллективына, СМС дети проекты балаларына бик рәхмәтле!" - диде ветеран укытучы. Ул улы Рөстәм, аның классташлары турында укучылар белән үз фикерләрен алышты. Чөнки ул шул классның җитәкчесе иде. Бүгенге көндә Нурия Салаховна класс җитәкчесе булган класстан 2 укучы - Низамиев Динар һәм Мухамадиев Рөстәм - армия сафларында хезмәт итә. Икесе дә югары белем алганнан соң кораллы көчләр сафына чакырылдылар. Бәйрәм белән сезне, егетләр!
-
Гомерем минем моңлы бер җыр... 15.02.2016

Бүген бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина һәм Р.С.Шагидуллина "Гомерем минем моңлы бер җыр..." дип исемләгән батырлык дәресе үткәрделәр. Бу дәрестә М.Җәлил, аның көрәштәшләре батырлыгы турында сөйләшү алып барылды, үлмәс шигырьләре укылды, М.Җәлил сүзләренә язылган һәм аның батырлыгын данлаган җырлар башкарылды.
-
Без - Җәлил оныклары 15.02.2016

Кече яшьтәге мәктәп укучылары очен "Без - Җәлил оныклары" дип аталган КВН булып узды. 5-6 класс укучылары кунакка башлангыч класс укучыларын да чакырганнар иде. Кичәдә М.Җәлилнең тормышы, үлмәс шигырьләре искә тошерелде. Тоткынлыкта туган илгә мәхэббәт хисләре белән сугарылган шигырь юллары искә тошерелде. Башлангыч класс укучылары бүләк итеп М.Җәлил җырларын, шигырьләрен башкардылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Сайлаган фәннәрдән ОГЭ 13.02.2016

Бүген 9 класс укучылары сайлаган фәннәрдән сынау үтеп карыйлар. Укучылар биология, җәмгыять белеме, физика, информатика, химия фәннәрен сайладылар. Бүген алар шул имтиханнарның берсен биреп карыйлар.
-
Полиция подполковнигы Р.Г.Рахматуллин белән очрашу 13.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында полиция подполковнигы Р.Г.Рахматуллин белән очрашу булды. Ул полиция хезмәткәрләренең тынгысыз хезмәте белән таныштырды. Хокук бозуларны кисәтү буенча лекция укыды.
-
"Татарстан чаңгы юлы" ярышлары 13.02.2016

Бүген мәктәптә "Татарстан чаңгы юлы" акциясе кысаларында чаңгы шуу уеннары булып узды. Уеннар ике группада оештырылды. Кече яшьтәге һәм урта яшьтәге балалар өчен аерым уеннар узды.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик ярышлары бара 13.02.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уенының зона ярышлары башланды. Анда мәктәпнең иң җитез, иң уңган егет һәм кызлары көч сынаша. Физкультура укытучысы А.З.Багавиев җитәкчелегендә ярышларга ныклы әзерлек алып бардылар.Уңышлар телибез!
-
Әфганчы Вәис абый кабере янында 12.02.2016

15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыккан көне. Безнең мәктәптә укыган Валиев Вәис, Шәрифҗанов Рифкать, Самигуллин Рафил, Гайфиев Радик, Сафин Газинурлар Ватан алдында бурычларын Әфганстан җирендә үтәделәр. Бу вакыйгалардан бик күп еллар үтте. Ветераннарның күңелендә шушы еллар эле дә яңара. Ветераннарның кайберләре, яралардан, якты дөньядан китеп бардылар. Шундыйларның берсе - Вәис Вәлиев. Мәктәп укучылары ел саен 15 февральгә аның каберен чистарталар, искә алалар.
-
Флера апаның да улы солдат хезмәтендә 12.02.2016

Мәктәпә китапханәче булып эшләүче Флера Фатиховнаның да улы бүгенге көндә Россия кораллы көчләре составында Саратов өлкәсендә хезмәт итә. Раил әти-әнисе, туганнары белән гел телефоннан сөйләшеп тора. Мәктәп укытучылары, укучыларының хәлен гел сораша. Без дә, СМС проекты әгъзалары, Флера апа белән гел улы Раил турында сорашып торабыз. Раилгә хат та яздык. Гел телефоннан сөйләшеп торган Раил абый безгә җавап хаты язар микән?












