МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Хезмәт сайлау - үз юлынны табу ул 03.03.2016

Мәктәптә укучыларны тормышка әзерләү буенча планлыэш оештрыла. Эледн әле төрле профессия вәкилләре, төрле уку йортлары укытучылары белән очрашулар булып тора. Бүген безгә кунакка Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре булып китте. Техникум директорының укыту эшләре буенча урынбасары Шакирова Надия Газимовна укучыларга техникум, аны бетергәч кая барырга, ничек итеп тормыш юлынны дәвам итәргә мөмкин булуы турында үз киңәшлрен бирде. Бер ай элек техникум укытучысы Рамил Наилевич укучыларны таныштырган иде. 3 укучы шушы техникумга барырга теләк белдергәннәриде. Очрашу бик эшлекле рәвештә узды. 9 класс укучылары үзләрен кызыксындыран сорауларга яңадан җавап алдылар.
-
ОГЭга әзерлек торышы 03.03.2016

Мәктәптә укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча төрле эш башкарыла. Бүген 8-9 класс укучылары өчен класс җыелышы үткәрелде. Укучыларга имтиханнарда булган яңалыклар, имтихан бирү тәртибе, 2016 нчы елда имтиханнар тапшыру урыны турында мәгълүмат бирелде. Имтиханнарга әзерләнү өчен укытучыга, ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы тагын бер ассызыкланды. Язгы каникул чорында сынап карау имтиханнарында, имтиханнарны тапшыруга багышланган конференцияләрдә катнашырга мөмкин булу туында сөйләшенде.
-
Г.Тукай - сүнмәс йолдыз 29.02.2016

2016 нчы ел истзлекле даталарга бик бай. Быел Г.Тукайның тууына 130 ел булачак. Шушы уңайдан мәктәптә төрле чаралар оештырыла. Шулрның берсе - Тукайның үлмәс әсәрләрен пропагандалау. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина, Р.С.Шагидуллина, авыл китапханәчесе В.Мустафина белән берлектә Тукай әсәрлреннән китап күргәзмәсе оештырдылар, өлкән класс укучыларыннан лекторлар әзерләп, кече яшьтәге укучылар өчен чыгышлар оештырдылар, Тукай әсәрләрен яңадан уку, хәтердә яңарту кирәклеген искә төшерделәр.
-
Татар-башкорт көрәше призерын котлыйбыз 27.02.2016

26 февраль көнне Әтнә муниципаль районы СХПК "Мәңгәр" призына татар-башкорт көрәше буенча беренчелек булды. Бу ярышта безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Галаветдинов Рәмис катнашты һәм 3 нче призлы урын яулады. Рәмиснең бабасы Тәбрис Галаветдинов 1980-2000 нче елларда авыл сабан туйларында бил алышып, күп тапкырлар җиңүгә ирешкән кеше. Бу сәләте аның оныгы Рәмискә дә күчкәндер. Ул Яңа Кенәрдә Марат Габделахатов җитәкчелегендә секциядә үзенең осталыгын чарлый. Киләчәктә аңа зур уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 26.02.2016

Кичә Арча шәһәрендә шахмат буенча төбәкара ярышлар булп узды. Бу ярышта мәктәптән 3 укучы катнашты. 7 класс укучысы Галиев Рәсүл үз яштәшләре арасында 3 нче призлы урын яулады. Котлыйбыз!
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәнелде 25.02.2016

Яз җитә. Түбәләрдән кар төшә, аяк асларында кар боткасы. Елгаларда бозларның көпшәкләнә торган вакыты җитә. Шул уңайдан мәктәптә язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү булып узды. Укучыларга елга буйларында йөрмәү, язгы чорда дөрес туклану, дөрес киенү кагыйдәләре өйрәтелде.
-
Батырлык дәресе 22.02.2016

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шушы уңайдан классларда "Батырлык дәресләре" үткәрелде. Бу дәресләрдә Россия кораллы көчләре оешу тарихы, илне саклаучыларның батырлыгы, бүгенге көндә Россия кораллы көчләре сафларында хезмәт итүчеләр турында сөйләшү алып барылды.
-
Г.Тукай - әкиятче 22.02.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Т.Ахмадуллина 6 класс укучылары белән "Г.Тукай -әкиятче" темасына класстан тыш чара үткәрде. Чарада Г.Тукайның әкиятләре искә төшерелде. Тукай әкиятләрен иң күп белүчеләр конкурсы оештырылды.
-
Тукай теле -туган телем 20.02.2016

Авыл китапханәчесе мөдире В.Мостафина - укучыларның көтеп алган дусты. Ул һәрвакыт укучылар янына нинди дә булса яңалык, кызыклы кичәләр оештырырга килә. Бүген дә ул Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә оештырды. Кичәгә 8-9 класс укучыларын, теләгән авылдашларны дәште. Кичәдә Г.Тукайның үлемсез шигырьләре, кабатланмас биографиясе кабат искә төшерелде. Уеннар, викторина аша ул укучыларның белемнәрен арттыруга иреште. Туган телне, Тукай телен саклау проблемаларын күтәрде.
-
Туган тел көне 20.02.2016

21 феврвль - туган тел көне. Шушы уңайдан мәктәптә класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина, Р.С.шагидуллина белән зур чара үткәрделәр. Бу чарада туган телнең әһәмияте, аны саклау проблемалары күтәрелде. Туган телне ярату, аны үстерү турында фикерләр алышынды.












