МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Экологик дәрес 08.01.2016

2016 ел - су тирәлеген саклау елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан мәктәп китапханәсе-авыл китапханәсе берлеге класстан тыш чара үткәрде. Авл китапханәсе җитәкчесе В.Мустафина су, аның тереклек өчен әһәмияте турында кызыклы материаллар белән чыгыш ясады. Биология-химия укытучысы Ә.Ә.Вафина укучыларны суның үзлекләре белән таныштырды. Мәктәп китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллина кызыклы сорауларга җаваплар алды, корссворд чиштерде. Кичә файдалы узды.
-
Бозда күңелле! 07.01.2016

Малай халкы кыш көне бозда шуарга, хоккей уйнарга ярата. Буш вакытларында алар Ашыт елгасының иң киң урынын чистартып, менә дигән шугалак ясадылар!
-
Каникуллар файдалы үтә 05.01.2016

Кышкы каникуллар дәвам итә. Укучылар ял итә, спорт ярышларында катнаша, ОГЭга әзерләнә. Бүген 4 укучы ГТО нормативлары тапшыру өчен Арча шәһәренә, бер төркем укучылар Яңа Кенәр мәктәбенә волейбол ярышларына әзерләнергә китте, 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭга әзерләнә. Каникуллар файдалы уза.
-
Математикадан сынап карау имтиханы
04.01.2016
9 класс укучылары өчен "кызу" көннәр. Бүген математикадан, 6 январь көнне рус тедле фәненнән сынап карау имтиханнарында катнашачаклар. Бу имтиханнар нәкъ май аенда узачак имтиханнарга охшаган булачак. Укучылар узлрен сынап карап, белемдәге "төшеп калган темаларны" ачыклый, нәтиҗә чыгара алачак.
-
Өйдә укучы балада кунакта 03.01.2016

"SаMоSтоятельные дети" проекты укучылары өйдә укучы бала - Хакимов Ильсафта кунакта булдылар. Иртәгә Ильсафның туган көне. Балалар Ильсафны туган көне, Яңа ел белән котладылар, күчтәнәч тапшырдылар, хәлен сораштылар, сөйләшеп утырдылар.
-
Котлыйбыз! 30.12.2015

29 декабрь көнне рус теле фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы узды. Мәктәптән 3 укучы катнашты, 2 се зур уңышка иреште - призер булды. 2 класс укучысы Гараев Исхак һәм 3 класс укучысы Фәттеров Фәнгизләр ирештеләр бу уңышка. Фәттеров Фәнгизнең икенче призлы урын явлавы инде!
-
Мәмсә балалар бакчасында елка бәйрәме
30.12.2015
Бүген Мәмсә балалар бакчасында чыршы бәйрәме узды. Балалар чыршы тирәсендә уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Балаларны котларга Кыш бабай килде. Ул балаларны бәйрәм белән котлады, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнатты, бүләкләр өләште.
-
Имтиханнарга әзерлек бара 29.12.2015

9 класс укучылары өчен каникуллар ОГЭга әзерләнү өчен бик уңайлы вакыт. Чөнки бар вакытны ОГЭга әзерләнү өчен бирергә мөмкин. Бу мөмкинлекне мәктәп укучылары кулдан ычкындырмаска булдылар: рус теле фәненнән консультациягә җыелдылар.
-
Тукай әкиятләрен яратабыз! 28.12.2015

Каникулның беренче көнендә авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен "Тукай әкиятләрен яратабыз!" темасы астында кичә узды.
-
Президент елкасында 26.12.2015

25 декабрь көнне Татнефть Арена бинасында Татарстан Республикасы Президенты елкасы булып узды. Анда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән укуда иң алдынгы, җәмәгать эшендә иң актив укучылар катнашты. Бу чарада мәктәпнең иң уңган укучысы Илүзә Касыймова катнашты. Ул елка, андагы атмосфера, бәйрәм тантанасында туган фикерләре белән иптәшләре белән уртаклашты.












