МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Мәмсә башлангыч мәктәбендә Тукай көннәре 26.04.2016

МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" -"Мәмсә башлангыч гомуми белем мәктәбе" филиалында Г.Тукайның тууына 130 еллыкка әзерләнү алдан башланды. Бүген шушы бәйрәмнәрнең йомгагы - зур тантана булып узды. Әсәрләрдән өзекләр укылды, әсәрләре сәхнәләштерелде.Рәсем конкурсларына нәтиҗә ясалды.
-
Сәгъди абзый йорты матурлана 25.04.2016

Г,Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Шуларның берсе Я.Кырлай авылында узды. Мәктәп коллективы шушы чарадан файдаланып, Сәгъди абзый йортына сәяхәт ясадылар. Дөрес, бу утарда эле ремонт эшләре бара. Ләкин барысы да уйланылып, зәвык белән ясала. Бик тәэсирләнеп кайттык!
-
Татар теленнән Бердәм Республика Тесты 25.04.2016

Бүген 9 класс укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тесты булды. БРТын укучылар Яңа Кенәр урта мәктәбендә тапшырдылар. Эш нәтиҗәләре 1 ай тирәсе вакыт эчендә билгеле булачак. Уңышлар сезгә, 9 класс укучылары!
-
Мөнирә апага булыштык 23.04.2016

Мәктәптә сугыш чоры балалары, сугыш чорында тылда хезмәт иткән ветераннарга ярдәм итү дәвам итә. Бүген тыл ветераны Мөнирә апага бәрәңге чыгарырга булышырга бардык. Мөнирә апа ялгызы яши. Яше 70 тән артса да, эле сыер асрый. "Иптәш миңа сыер"- ди ул. Печәнен дә чаба, бәрәңгесен дә утырта. "Сыер асрамаган кеше - ялкау кеше ул!"-дип әйтергә ярата Мөнирә апа. Быел идән астына су төшкән, бәрәңгесе черегән. Мөнирә апага утыртырлык бәрәңге җыю буенча акция үткәрергә җыенабыз.
-
Тукай шәкертләре 22.04.2016

Г.Тукай тууына 130 елга багышланган тантаналар дәвам итә. Бүен Яңа Кенәр техник сарае өстәмә белем педагогы Г.Гараева башлангыч класс укучылары белән "Тукай шәкертләре " дип аталган класстан тыш чара оештырды. Чарада Г.Тукайның үлмәс иҗаты искә төшерелде, аның сузләренә җырлар искә төшерелде.
-
Спорт кумирлары 21.04.2016

Сэламәт яшәү рәвешен пропагандалау атналыгының 5 нче көне "Спорт кумирлары" дип атала. Бүген классларда Россия, СССР вакытындагы спорт мастерлары И.Роднина, В.Третьяк, Л.Латынина һәм башкалар турында укучылар үзләре әзерләп килгән материаллар белән таныштырдылар. Көн "Делай ДОБРО" флеш-мобы белән тәмамланды.
-
В.Шекспирга багышланган бәйгедә 20.04.2016

Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә бөек шагырь һәм драматург В.Шекспирның 400 еллыгына багышланган "All the world is a stage" дип аталган театрлар конкурсы булып узды. Конкурс 2 турдан торды. Беренче турда җиңүчеләр инглиз телендә спектакль уйнарга тиеш иделәр. Инглиз теле укытучысы А.Н.Хузиева бу конкурска укучыларны бик теләп әзерләде һәм алар финал ярышында 3 нче призлы урын яуладылар. Укучыларга һәм оештыручыларга мәктәп дирекциясе олы рәхмәтен җиткерә.
-
Бердәм Тукай көне 20.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Бүген районда "Бердәм Тукай көне" узды. Бу акциядә мәктәп укучылары да катнашты. Алдан ук китап күргәзмәсе, укучылар арасында рәсем конкурслары узды. Бүген укытучылар укучыларга яңалыклар алып килделәр. Г.Тукайның тормышына багышланган, моңарчы халыкка билгеле булмаган истәлекләр белән таныштырдылар аларны укытучылар. Шулай ук Г.Тукайга багышланган дәресләр дә узды бүген.
-
Кирәкле очрашу
19.04.2016
Бүген мәктәптә Арча районы буенча балигъбулмаган балалар белән эшләү буенча төп специалист Нигъматуллин Мансур Камилевич белән очрашу булды. Ул укучыарга балаларның ата-ана алдында бурычлары, мәкәптә, җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту турында сөйләде. Һәрбер җинаятьнең ачылачагын,аның киләчәк тормышта кешегә тискәре тәэсир итүе белән таныштырды. Ата-аналар, укучыларның җавап бирергә тиешлеген төшендерде.
-
Мәрхәмәтле кино көне 19.04.2016

Бүген мәктәптә "Добрый Татарстан- Мәрхәмәтле Татарстан"акциясе кысаларында "Мәрхәмәтле кино көне" уздырылды. Иртәнге линейкада киноның кеше тормышында роле турында сөйләшенде, тормышны өйрәнүдә хәлиткеч көче искә төшерелде. Укучылара үзләре яраткан кинофильм турында истәлек язарга тәкъдим ителде. Ноутбуклардан классларда Ю.Гагаринның космоска очуы турында документаль фильм каралды. Дресләрдән соң У.Шекспир әсәре буенча видеоролик төшерелде.












