МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Игелекле эш оештыручы 01.04.2016

Симетбаш авылында туып-үскән "Таттелеком"акциянерлык җәмгыяте генераль директоры Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы үзенең туган авылы, якташлары өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше. Авылдагы кое һәм чишмәләр, Хәтнә авылындагы "Изгеләр чишмәсе"н төзекләндерү, авылның беренче тракторчыларына һәйкәл кую - саный китсәң, алар күпкә җыела. Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзү - аның җитәкчелегендә алып барыла торган эш.
Быел язгы каникул вакытында Лотфулла Нурисламович Симетбаш башлангыч мәктәп бинасын төзекләндерүдә дә үзеннән зур өлеш кертте. Котельный ремонтланды, мәктәп бинасы эчендә ишекләр алыштырылды, җылы туалет булдырылды, стендлар яңартылды, яңа пәрдәләр куелды. Балаларга укырга, тәрбия алырга мөмкинлекләр артты.
Хөрмәтле Лотфулла Нурисламович! Мәктәп дирекциясе, укытучылар коллективы авыл халкы, балалар өчен башкарылган хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез! Игелекле эш бервакытта да онытылмас, балаларыбыз тырышып укыр!
-
Отряд вожатыйлары ярышларында 31.03.2016

Бүген районда отряд вожатыйларының Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәп данын 9 класс укучысы, башлангыч һәм 5 класс вожатые Касимова Илүзә яклады. Илүзә - купкырлы талант иясе. Бии дә, иҗат белән дә шогыльләнә, вожатый вазыйфаларын да башкара. Ул "Алтын каләм-2015" республика конкурсы лауреаты, Г.Ахунов исемендәге район премиясенә лаек булды. Кече яшьтәге укучыларга узенең осталыгын бирергә дә вакыт таба. Бүгенге ярышта да ул сынатмады. "Самый яркий отрядный вожатый" номинациясендә җиңеп чыкты.
-
Крым - Россиянең бер өлеше 31.03.2016

Бүген классларда "Крым - Россиянең бер өлеше" дип аталган класс сәгатьләре оештырылды. У чара Крым ярымутравы һәм Севастополь шәһәренең Россия составына кушылуына багышланды. Класс җитәкчеләре укучылар өчен кызыклы беседалар әзерләделәр. Бу беседаларда укучылар Крым утравы, аның халкы - крым татарлары язмышы белән таныштылар.
-
Каен бөреләре җыйдык 31.03.2016

Каникул чорында мәктәп укучылары ял иттеләр, җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнаштылар. Барлык укучылар да каен бөресе җыйдылар, сыерчык оялары ясадылар. Сугыш чорында тылда хезмәт иткән Габидуллина Мөнирә, Сафиуллина Гөлсания апаларга булыштылар, мәктәп тирәсендә канаулар казуда булыштылар.
-
Йөзү ярышларында
30.03.2016
Язгы каникул чорында укучылар спорт ярышларында да катнаштылар. 7 класс укучысы Зайнуллин Наил район беренчелегенә узган йөзү ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Ул 50 м га аркада йөзүдә беренче, 100 м лы арага комплекслы йөзүдә 2 нче, 50 м арага баттерфляй ысулы белән йөзүдә 3 нче урынны яулады. Абыйсы, 9 нчы класс укучысы Зайнуллин Данил 50 м арада баттерфляй, 100 м лы арада ирекле йөзүдә 1 нче урыннарны яулады. Котлыйбыз!
-
Тукай шигырьләре күңелләрдә 28.03.2016

Укучыларның язгы каникуллары дәвам итә. Бу каникулларны укучыларга файдалы итеп үткәрү буенча эш планы төзелде. Бүген авыл китапханәсе җитәкчесе В.Мостафина, мәктәп китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллина белән берлектә татар теле укытучылары А.Т.Ахмадуллина, Р.С.Шагидуллина Г.Тукайның үлмәс шигырьләрен уку буенча конкурс оештырдылар. Конкурста Г.Тукайның "Пар ат", "Бала белән күбәләк", "Сабыйга" һәм башка шигырьләре яңгырады. Конкурста 4 клас укучысы Галаветдинова Фирдинә җиңеп чыкты.
-
Сингапур укулары
25.03.2016
Бүген мәктәп укытучылары өчен Сингапур укуларының 2 нче этабы бара. Белемнәрне күтәрү буенча 1 көнлек уку Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында оештырылды. Бу системаның уңай якларын укытучылар үз эшләрендә файдаланалар.
-
Тукай турында истәлекләр 24.03.2016

Бүген башлангыч класс укучылары өчен авыл китапханәсе мөдире В.Ф.Мустафина тарафыннан "Тукай турында истәлекләр" дип аталган танып-белү сәгате оештырылды. Венера апалары чараны Г.Тукай тормышына багышланган презентация белән алып барды. Бөек шагыйрьнең чордашлары истәлекләр укылды, анализланды, Г.Тукайның шәхси предметлары белән виртуаль музей экспонатлары аша таныштырды. Укучылар чарада Г.Тукай тормышы турында күп мәгълүмат алдылар.
-
Г.Камал исемендәге театрда кунакта 23.03.2016

Язгы каникуллар дәвам итә. 22 нче март көнне бер төркем педагоглар, хезмәткәрләр, өлкән класс укучылары Г.Камал исемендәге театрда кунак булып кайттык. Башта Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булдык, Бауман урамы буенча хозурланып йөрдек, Г.Тукай һәйкәле янында булдык. 19.00 сәгатьтә "Мәхәббәт FM" спектакле белән таныштык. Казан шәһәренә сәяхәт һәркемгә ошады.
-
Готовимся к ОГЭ по русскому языку 22.03.2016

Идет подготовка к ОГЭ по русскому языку. Обучающиеся 9 класса ликвидируют пробелы в своих знаниях. Получают ответы на трудные вопросы по грамматике и по написанию сочинения-рассуждения и сжатого изложения.












