МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Симетбаш башлангыч мәктәбендә тантана 17.08.2016

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре башланды. Киңәшмә филиал мөдирләре семинары белән ачылды. Семинар Симетбаш башлангыч мәктәбе филиалында узды. Киңәшмә гади авыл укытучысын олылау, мәктәпләргә булган уңай карашны күрсәтү максатларында оештырылды. Киңәшмә эшендә Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габделфартович Нуриев, “Таттелеком”ААҖ генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шафигуллин катнаштылар. Алар укытучыларны яңа уку елы белән котладылар, уңышка ирешү өчен мәктәпләргә мөмкинлекләр ачылу, районда мәгарифкә булган уңай карашларны ассызыкладылар. Хөрмәтле кунаклар 1946 нчы елдан 1984 нче елга кадәр Симетбаш башлангыч мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия биргән, 11 укучысы Татарстан Республикасы күләмендә атказанган дигән мактаулы исем алуга ирешкән Шакирова Кәүсәрия апа истәлегенә мактау тактасы ачтылар. Лотфулла Шафигуллин “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе кысаларында, укучыларга бүләкләр тапшырды.
Семинарның икенче өлешендә филиал мөдирләре 2016-2017 уку елында алда торган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
-
Кышка әзерлек бара 04.08.2016

Мәктәп бакчасында мул уңыш өлгерде. Кыяр, помидор, суган... Түтәлләрдә кәбестә, чөгендер җитешә. Кыяр, помидорларны кышка тозлау, алмаларны киптерү эше бара.
-
Җәйге хезмәт дәвам итә 25.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участоында эш кайный. Помидорлар кызара, кишерләр зурая, гөлләр гөрләп чәчәк ата. Җәй кызу килүгә карамастан, укытучылар, укучылар хезмәте бушка китмәс - мул уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәбез.
-
"Алтын каләм"дә булды 16.07.2016

Касимова Илүзә республика күләмендә узган "Алтын каләм-2016"фестивалендә катншты һәм Диплом иясе булды.
-
Мәктәп бакчасында эш гөрли 12.07.2016

Җәйге каникул чорында балалар җәйге практикада актив эшләүләрен дәвам итәләр. Тирә-юнебезнең матурлыгы өчен барыбыз да кулдан килгәнчә тырышабыз.
-
Тәҗрибә участогында эш 28.06.2016

Мәктәпнең тәҗрибә участогында эш гөрли.Көннәр кызу торганга, үсемлекләргә су, тукландыру кирәк. Җәе булгач, чүбе дә булмый тормый. Балалар укытучы М.М.Камалиева җитәкчелегендә тырышып эшлиләр.Мәүҗидә апалары укучыларны яшелчәләр, чәчәкләр үстерү, дөрес тәрбияләү серләренә төшендерә. Чөнки ул үз хуҗалыгында ни генә үстерми һәм ел саен мул уңыш ала.
-
Хуш, мәктәбем! 27.06.2016

25 нче июнь 9класс укучыларының күңеленнән бер дә җуелмас. Буген 11 укучы мәктәп белән саубуллашты. Аларны урта мәктәп, техникумнар көтә. Аттестат тапшыру мизгелендә чыгарылыш класс укучылары 9ел буе күңелләрендә йөрткән җылы хисләрен укытучыларына, эти-әниләренә, классташларына җиткерделәр. Җырлы-биюле сәламнәрен җиткерделәр. Мәктәп директоры, беркнче укытучылары, класс җитәкчеләре, әти-әниләре файдалы киңәшләрен бирде. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле чыгарылыш класс укучылары!
-
22 июнь... 22.06.2016

22 июнь... Кешелек тарихында кара хәрефләр белән язылып куелган көн. Моннан 75 ел элек 22 нче июнь көнне илебезгә кара кайгы килде. Бөек Ватан сугышы башланды. Күпме кешенең каны коелды, гомере өзелде.
71 ел тыныч тормышта яшибез. Безнең азатлык өчен гомерләрен корбан иткән авылдашларыбызны онытмаска тырышабыз. Бүген дә һәйкәл янына килдек, һәлак булганнарны искә алдык, тирә-якны чистарттык.
-
Будь здоровым! Танцуй! 21.06.2016

Сегодня состоялась акция по пропаганде здорового образа жизни "Будь здоровым! Танцуй!". Обучающиеся, активисты проекта "SаMоSтоятельные дети", заранее подготовились к этой акциии: подготовили лозунги, речевки по пропаганде зорового образа жизни, рассказывали прохожим о вреде наркотиков, табакокурения и горячительных напитков.
-
Ш.Мәрҗани туган авылында 18.06.2016

Ямьле җәй көнендә укучыларның ялларын файдалы үткәрү буенча эш алып барыла. 17 июнь көнне 5-7 класста укучы бер төркем укучылар мәгърифәтче Ш.Мәрҗанинең туган авылы Ябынчы авылында булып кайттылар. Ш.Мәрҗани тормышында Ташкичү авылы зур урын алып тора. Чөнки аның бала чагы, яшүсмер чагы шуы Ташкичү авылында үтә. Ябынчы авылы бүгенге көндә 3 йорттан тора икән. Ш.Мәрҗани туган нигезгә истәлек тактасы куелган. Муллалар коесы бүген дә саф суы белән кешеләрне сөендерә.
"Ябынчы авылыннан Комыгурҗа авылына юл алдык. Мәктәптә музей хезмәткәре безне көтеп тора иде. Музейда Ш.Мәрҗанига багышланган экспонатларны карадык. Бик ошады экскурсия",- дип сөйләде экскурсиядә катнашкан 7 класс укучысы Р.Галиев.
Мәктәп дирекциясе укучыларның җәйге ялын файдалы итеп үткәрергә булышкан Идел буе электр челтәре ОАО "Сетевая компания"сенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Нурмухаметов Нияз Фәрит улына олы рәхмәтен җиткерә.












