МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Мәңге онытмабыз! 08.05.2016

Җиргә Җиңү язы килгәнгә 71 ел! Күпме авылдашларыбыз бу дәһшәтле сугышта һәлак булды. Күпмесенең каберләре дә билгесез. Буген без аларны хәтеребезгә төшердек, веноклар салдык.
-
Мәмсә авылында митинг 07.05.2016

7 май көнне Мәмсә авылында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг булды. Митингка сугыш чорында тылда хезмәт иткән ветераннар, сугыш чоры балалары чакырылды. Ветераннарның сафы ел саен сирәгәя.... Митигны Мәмсә башлангыч мәктәбе коллективы әзерләде. Митингта Ташкичү төп мәктәбе директор урынбасары М.З.Гарифжанов, ветеран укытучы С.Г.Шакирова, сугыш чоры балалары С.Ахметханова, Г.Әминовалар чыгыш ясадылар. Укучылар тырышып укырга сүз бирделәр, Җирдә тынычлык булуын теләделәр.
-
Баларны саклау көненә әзерләнәбез 06.05.2016

Бүген мәктәптә "Балаларны сакла көне"нә багышланган акция кысаларында класстан тыш чара үтте. Иң беренче укучыланның индивидуалҗ-саклану чаралары - повязкалары барлыгы ачыкланды. ОБЖ укытусчысы А.З.Багавиев укучыларда медицина повязкалары булуы, ә аның саклану өчен әһәмиятенең аз булуын төшендерде. Ул укучыларга марля-мамык повязкалар ясарга өйрәтте. Чараның икенче өлешендә укучыларга катастрофалар, төрле катастрофа шартларында саклану чаралары белән таныштырды.
-
Венок ясарга әзерләнәбез 05.05.2016

Бөек Җиңү көне якынлашканнан якынлаша. 8 май көнне авыл уртасында Бөек Ватан сугышында башын салганнар истәлегенә митинг оештырылачак. Өлкән класс укучылары венок ясаса, 5-6 класс укучылары шушы венокка курга чәчәкләр әзерли. Чәчәкләрне кәгазьдән, тукымадан ясарга булдык. 6 клас укучысы Галаветдинова Фирдинә чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырды. Чәчәкләр бик матур килеп чыкты.
-
Шушындый чәчәкләр килеп чыкты 05.05.2016

Кызлар һәм егетләр тырышып чәчәкләр ясадылар. Шушындый чәчәкләр килеп чыкты.
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәндек
05.05.2016
Яз җитте. Пожар куркынычы була башлады. Өй тирәләрендә чүп ягу очраклары күбәйде. Шуңа күрә укучыларга аңлату эшләре оештырдык. Чүп якмаска, тәмәке тартучыларны кисәтү, махсус урыннарда гына тартырга кирәклекне төшендердек. Өйләрдә электрүткәргечләрнең төзеклеген, электр приборларының бары төзекләрен генә куллану турында сөйләшү булды.
-
Мөнирә апа белән очрашу 04.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек эшләре дәвам итә. Сугыш чорында тылда хезмәт иткән ветераннарга ярдәм оештыруны дәвам итәбез. Бүген Мөнирә апа белән очрашу үткәрдек. Ул балаларга сугыш чоры, сугыш чорының авырлыклары турында сөйләде. Балаларга бәхетле балачак теләде.
-
"Җиңү язы" акциясе 03.05.2016

Мәктәптә "Весна Победы. Җиңү язы" акциясе кысаларында чаралар үтә. Бүген 6 класс укучылары һәйкәлне чистарту буенча эшне дәвам иттеләр. 5-8 класс укучылары арасында "Победа глазами детей" темасы астында асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Яңгыр яву сәбәпле, конкурсны дәвам иттереп бетерергә мөмкинлек булмады.
-
"Татарстан спорты" акциясе 30.04.2016

Мәктәптә 23 апрельдән 30 апрельгә кадәр "Татарстан спорты" акциясе үткәрелде. Бу акция кысаларында бөек спортсменнар турында лекцияләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы класс сәгатьләре, спорт ярышлары узды. Укучыларыбыз һәм укытучылар район күләмендә узган ярышларда катнаштылар. Линйкаларда бу ярышларда җиңүче һәм призер булган укучыларны котлау оештырылды.Укучылар өчен ачык һавада флеш-моб ойрәнелде..
-
Өмә үткәрдек 29.04.2016

Язгы өмәләр дәвам итә. Көннәр салкын булуга карамастан, җир кипте. Тирә-якны чистарту буенча өмәләр узды. Инде җирне эшкәртергә дә вакыт җитә. Мәктәп территориясенең алмагач, карлыган үсә торган участогы бүген эшкәртүгә әзер. Бүгенге өмәдә җир эшкәртү, кирәкмәгән ташларны җыю белән шөгыльләндек.












