МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Ата-аналар өчен ачык дәрес 31.01.2017

Укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләү йөзеннән, 8-9 класс укучылары өчен ата-аналар җыелышы үткәрелде. Башта 8 класста математика укытучысы Ф.Г.Фаттеров зачет-дәрес оештырды. Ул бу дәрестә укучыларны ОГЭга әзерләү мөмкинлекләрен күрсәтте. Дәрестән соң дәүләт имтиханнары үткәрү инструкциясе өйрәнелде, имтиханнарга әзерлек чорында укучыларга психологик ярдәм оештыру турында эшлекле сөйләшү оештырылды. 8 класс әти-әниләренә 2018 нче елда имиханнар сайлау үзенчәлекләре аңлатылды.
-
Татар теленнән тест
30.01.2017
9 класс укучыларын татар теленнән тестны уңышлы башкару йөзеннән, мәктәптә сынап карау тесты үткәрелде. Безнең мәктәпнең татар теле укытучысы Р.С.Шагидуллина Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә, Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе татар теле укытучысы Г.Р.Галиева безнең мәктәптә тест алдылар. Укучыларның эшләре комиссия тарафыннан тикшерелде.
-
Волейбол буенча ярышлар 28.01.2017

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенә Винер Шакирзянов истәлегенә волейбол буенча ярышлар уза. Бу ярышларда 2001-2002 нче елларда туган укучылар арасында безнең мәктәп командасы да катнаша. Уңышлар телик үзләренә!
-
Г.Камал исемендәге театрда 26.01.2017

Ташкичү төп мәктәбе дирекциясе, профсоюз комитеты белән берлектә, 25 январь көнне педагоглар, хезмәткәрләр, ветеран укытучылар, уку алдынгылары өчен Г.Камал исемендәе Татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырды. Бу көнне "Бабайлар чуагы" спектакле сәхнәгә куелды. Спектакльдә сәхнә корифейлары - Наилә Гәрәева, Әсгар Шакиров, Хәлим Җәлалов, Равил Шәрәфиевлар иҗатына сокланып утырдык.
-
Встреча со специалистом по предупреждению правонарушений 23.01.2017

Сегодня состоялся встреча с ведущим специалистом аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района РТ М.К.Нигъматуллиным. Он провел беседу с обучающимися по предупреждению правонарушений среди несовершеннолетних. М.К.Нигъматуллин посетил на дому родителей, состоящих на учете, Встретился с трудными подростками индивидуально.
-
"Иксез-чиксез балачак" конкурсы 20.01.2017

Районда укучылар өчен төрледән-төрле конкурсларүткәрелә. Узган атнада "Иксез-чиксез балачак" конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар рәсем ясауда, йомшак уенчыклар әзерләүдә, фанердан төрле сыннар кисеп ясауда үзләрен сынадылар. Иң яхшы дип табылган эшләр муниципаль конкурска җибәрелде.
-
Өстәл теннисы ярышлары 19.01.2017

Мәктәптә укучыларның буш вакытын үткәрүгә игътибар ителә. Өлкән класс укучылары советы эледән-эле төрле чаралар оештыра. Бу атнада егетләр арасында өстәл теннисы буенча мәктәп беренчелегенә әзерлек эшләре бара.
-
Имтиханнарга әзерлек.
18.01.2017
Бүген 8-9 класс укучылары өчен Дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча Инструкция өйрәтелде. 9 класс укучылары Дәүләт имтиханнарын сайладылар, 8 класс укучылары бу процедураның ничек буласына төшенеп утырдылар.
-
Синен хокукларың һәм бурычларың 18.01.2017

5-7 класс укучылары өчен чираттагы класс сәгате "Синен хокукларың һәм бурычларың" дип аталды. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучыларга гражданлык хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты.
-
"Иң зирәк" бәйгесе 18.01.2017

Педагог-китапханәче Ф.Ф.Хабибуллина башлангыч класс укучылары арасында «Иң зирәк” бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйге китап укуга кызыксыну уяту, класстагы иң зирәк, иң тырыш, белемле укучыны билгеләү максатыннан уздырылды. Укучыларга үзләренең укыган китаплары буенча туган якка, гаиләгә, мәктәпкә, кошларга, хайваннарга, табигать күренешләренә багышланган сораулар тәкъдим ителде. Укучылар бирелгән сорауларга бик теләп, тырышып җавап бирделәр. 4 нче сыйныф укучысы Фәттеров Фәнгиз “Иң зирәк” укучы исеменә лаек булды. Ә калган укучыларга “Ин зирәк” укучыдан калышмаска, күбрәк китап укырга, тырышырга кирәклеге әйтелде.












