МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Бердәм Тукай көне 20.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Бүген районда "Бердәм Тукай көне" узды. Бу акциядә мәктәп укучылары да катнашты. Алдан ук китап күргәзмәсе, укучылар арасында рәсем конкурслары узды. Бүген укытучылар укучыларга яңалыклар алып килделәр. Г.Тукайның тормышына багышланган, моңарчы халыкка билгеле булмаган истәлекләр белән таныштырдылар аларны укытучылар. Шулай ук Г.Тукайга багышланган дәресләр дә узды бүген.
-
Кирәкле очрашу
19.04.2016
Бүген мәктәптә Арча районы буенча балигъбулмаган балалар белән эшләү буенча төп специалист Нигъматуллин Мансур Камилевич белән очрашу булды. Ул укучыарга балаларның ата-ана алдында бурычлары, мәкәптә, җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту турында сөйләде. Һәрбер җинаятьнең ачылачагын,аның киләчәк тормышта кешегә тискәре тәэсир итүе белән таныштырды. Ата-аналар, укучыларның җавап бирергә тиешлеген төшендерде.
-
Мәрхәмәтле кино көне 19.04.2016

Бүген мәктәптә "Добрый Татарстан- Мәрхәмәтле Татарстан"акциясе кысаларында "Мәрхәмәтле кино көне" уздырылды. Иртәнге линейкада киноның кеше тормышында роле турында сөйләшенде, тормышны өйрәнүдә хәлиткеч көче искә төшерелде. Укучылара үзләре яраткан кинофильм турында истәлек язарга тәкъдим ителде. Ноутбуклардан классларда Ю.Гагаринның космоска очуы турында документаль фильм каралды. Дресләрдән соң У.Шекспир әсәре буенча видеоролик төшерелде.
-
Тукай - безнең күңелләрдә 19.04.2016

Бүген Яңа Кенәр авылы Культура йортында "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләрен" дип исемләнгән Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган сәнгать фестивале булып узды. Фестивальдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. 9 класс укучысы И.Касимова Г.Тукайның "Кичке теләк" шигыре белән чыгыш ясады. Галаветдинова Фирдинә "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырен сөйләде. Хакимзянова Сиринә, Галаветдинова Динә, Галаветдинова Тансылу, Галаветдинова Тамчыгөл Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Укучыларны бу фестивальгә авыл китапханә мөдире В.Мустафина, Культура йорты директоры Г.Магсумова, худрук Г.Хакимова әзерләде.әзерләде.
-
"Без - Тукайлы халык" Республика укулары 15.04.2016

14 апрель көнне Арчаның 3 нче номерлы мәктәбендә Г.Тукайның мирасын өйрәнүгә багышланган "Без - Тукайлы халык"дип аталган V Республикакүләм Г.Тукай укулары булып узды. Бу укуларның финал өлешендә мәктәпнең 8 класс укучысы Салахова Динә катнашты. Ул "Г.Тукай - күпкырлы шәхес" номинацисендә чыгыш ясады, Дипломга лаек булды. Динәне бу укуларга татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Р.С.Шагидуллина әзерләде.
-
Өмәдә 15.04.2016

Тирә-якны чистарту икеайлыгы дәвам итә. Мәктәп янын, авыл территориясен чистарту эше дәвам итә. 6 класс укучылары, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышнда һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны чистарту өстендә эшләделәр. Кар тараттылар, тирә-яктагы чүпләрне җыйдылар. Тиздән һәйкәл янында чәчәк утырту өстендә эш оештырылачак.
-
"Әзер бул!Юк - дип әйт!" акциясе 14.04.2016

Наркотик кулланмауга карата көрәш кысаларында, мәктәптә "Әзер бул!" акцясе узды. "SаMоsтоятельные дети" проекты группасы укучылары бу чарага алдан әзерләнделәр: плакатлар ясадылар, махсус әдәбят белән таныштылар. Урамда, кибеттә, кече предприятеләргә кереп, наркотикка каршы көрәш чаралары белән таныштырдылар, "Мин наркотикларга каршы!" дигән акцияне раслатып, куллар куйдырттылар.
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 13.04.2016

12 апрель көнне Казан әһәренең Пирамида күңел ачу комрлексында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау утырышы булды. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 9 класс укучысы Касимова Илүзә катнашты һәм бәйгенең Дипломанты булды. Илүзәгә иҗат эшендә зур уңышлар телибез, журналист булырга дигән хыялың тормышка ашсын!
-
Ю.Гагарин белән 108 минут космоста 12.04.2016

Бүген мәктптә Ю.Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулу уңаеннан Ю,Гагарин белән 108 минут космоста" акциясе үткәрелде. 7 класс укучылары беренче космонавтның космоска очу турында чыгышлары тыңланды. Алар Ю.Гагарин, космоска очу турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар. Китапханә мөдире Ф.Ф.Хабибуллина авыл китапханәчесе В.Ф.Мустафина белән космоска багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Физика укытучысы М.М.Гайфуллин укучыларга кызыклы сораулардан торган викторина әзерләгән иде. Сынлы сәнгать укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучылар эшләреннән рәсем күргәзмәсе оештырды.Акция файдалы үтте.
-
Тирә-якны чистарту икеайлыгы 11.04.2016

Республикада һәм районда тирә-якны чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Бу акциягә мәктәп коллективы да кушылды. Тирә-якта кар оемнәре. Бу - чистарту эшенә комачаулый. Шуңа күрә эшне карларны тарату, канаулар казудан башладык. Беренче өмә шимбә көнне узды.












