МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Ш.Мәрҗани укуларында 09.04.2016

8 апрель көнне Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институты Әтнә районы Комургуҗа урта мәктәбе белән берлектә Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе оештырды. Конференциядә тарих укытучы Р.Р.Хакимзянова катнашты һәм "Милләт өчен тугры хезмәт итәм" секциясендә уңышлы чыгыш ясады, 3 нче призлы урын яулады.
-
Тукай төрле телләрдә яңгырый 07.04.2016

Бөек Тукайга 130 ел! Һәрбер әдәбият, туган телне сөюченең күңелендә шушы исем! "Г.Тукая исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе" МБГБ учреждениесе кысаларында да Г.Тукайга багышланган "Тукай төрле телләрдә яңгырый" дип аталган яшь иҗатчылар конкурсы булып узды. Үз әсәрләре белән бу бәйгедә мәктәптә укучы 10лап бала катнашты. Шулардан Касимова Илүзә,Ахмадуллин Илнур, Гараев Әсгатьләр конкурсның финал өлешенә уздылар. 6 нчы апрель көнне алар шушы бәйгенең йомгаклау тантанасына катнаштылар. Тантанадан укучылар рухланып кайттылар.
-
Кошлар -безнең дуслар! 07.04.2016

Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары да кошлар көненә ныклап әзерләнде. Кош оялары ясалды, аларны элеп кую оештырылды. Бүгенге көндә мәктәп тирәсен чистарту эше бара.
-
"ГТО нормативларын тапшырырга әзер!" акциясе 07.04.2016

Бүген мәктәптә "ГТО нормативларын үтәргә әзер без!" дип аталган акция узды. Дәретән соң барлык укучылар, хезмәткәрләр спорт залына җыйналдык. Линейкада Гто нормативлары, аларны тапшыру торышы турында физик культура укытучысы А.З.Багавиев чыгышы тыңланды. Акцияукучылар һәм укытучылар командалары арасында волейбол ярышлары белән дәвам итте. Ахырыдан укучылар ГТО нормативлары тапшырып карадылар. Акция оешкан төстә узды.
-
Мәктәп тирәсен чистарттык 07.04.2016

Халыкта "Кар китә, пычрак чыга",-дигән эйтем бар. Дөрестән дә, кыш буена төрле чүп, кәгазь, пластмасса савытлар кар астында кала. Кар китүгә, алар баш калкыта. Бүген дәрестән сон беренче өмәгә чыктык. Мәктәп тирәсен ялт иттердек! Ләкин әле бозлар эреп бетмәгән, тагын кар таратасы бар. Бездән эш курка!
-
Игелекле эшләр көне 05.04.2016

Бүген "Игелекле эшләр атналыгы"ның икенче көне. Игелекле эшләр бик куп алар. Шуларның берсе - кошлар турында кайгырту. Кыш буе 5 класс укучылары кошларны өстәмә тукландырып тордылар. Сыерчык оялары ясау буенча да сынатмадылар: 6 укучы да конкурста катнашты. Егетлр сыерчык ояларын үзләре ясаса, кызларга ярдәмгә әтиләре килде. Менә Галаветдинова Таңсылуга да әтисе булышкан. Менә дигән сыерчык оясы барлыкка килгән! Сыерчыкка басып сайрарга, балалары белән ял итеп утырырга уңайлы урын да ясалган!
-
"Игелекләр эшләү атналыгы" 04.04.2016

4 -9 апрель көннәре - "Игелекләр эшләү атналыгы" дип игълан ителде. Ул Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлана. Традиция буенча 6 класс укучылары Бөек Ватан сугышыда һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлне чисартып торалар. Шул ук 6 нчы класс укучылары сугыш чорында тылда хезмәт иткән Сафиуллина Гөлсания апага, 7 класс укчылары Габидуллина Мөнирә апага ярдәм итәләр. Шулай ук сугыш чоры баласы, ялгыз яшәүче Габдрахманова Сәрия апаны да онытмыйлар укучылар. Ел буе алар кар көрәү, өй җыештыру, яз көне канауларны казып бирүдә булыштылар.
-
Кошларны яратабыз! 02.04.2016

ТРсы Арча муниципаль районы "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" МБГБучреждениесе-"Мәмсә башлангыч гомуми белем мәктәбе" филиалында кошлар көненә карата класстан тыш чара үткәрелде. Чарага әзерлекнеукытучылар алдан ук башладылар: әтиләр ярдәмендә кош оялары ясау оештырылды, шигырьләр өйрәнелде, кошлар турында кызыклы фактлар тупланды. Биремнәрне укучылар бик теләп башкардылар. Һәрбер укучы сыерчык оясы ясауда әтиләренә булышкан. Барлыгы 15 сыерчык оясы үзенең хуҗаларын ктәчәк. Кичәдән соң сыерчык ояларын өй яннарына элеп кую оештырылды.
-
Балалар китабы көне 02.04.2016

2 нче апрель - "Балалар китабы" көне. Бу өнне билгеләп үтү Г.Тукайның тууына 130 еллык юбилейга багышланып үткәрелде. "Г.Тукай әсәрләрен таны" интеллектуаль уены, викторина сорауларына җавап табу - барысы да укучыларның белемен арттыру өчен оештырылды. Кичәне мәктәп китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллиа әзерләде һәм алып барды.
-
1 апрель - кошлар көне 01.04.2016

Яз җитә, кошлар кайта! Каргалар, сыерчыклар күренде инде, озак үтмәс,алар бала чыгарырлар, матур сайраулары белән безне куандырырлар.
Шушы уңайдан мәктәптә кошлар көне үткәрелде. Биология укытучысы Ә.Ә.Вафина һәм мәктәп китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллина укучыларга "Канатлы дусларыбыз"дип аталган класстан тыш чара оештырдылар. Укучыларга алдан ук сыерчык оялары ясарга, кошлар турында кызыклы мәълуматлар тупларга тэкъдим иттеләр. Үзләре кошлар турында лекция, презентация әзерләгәннәр. Дәрестән соң кош ояларын элеп кую процедурасы оештырыла.












