муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Түгәрәк өстәл 18.05.2017

17 нче май көнне мәктәбебездә районның Мәрхәмәтлелек үзәгендә эшләүче "Гаилә һәм балалар” бүлегенән килгән психолог Шаесламова М.Ф. һәм яшүсмерләр эше буенча махсус белгеч Нигъмәтуллин Н.К. югары класс укучылары белән сөйләшү алып бардылар. Алар укучылар белергә тиешле законнарны, җәмәгать урыннырында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Нигъмәтуллин К.Х. кичке рейдлар вакытында яшъләр арасында күзәтелгән кайбер кимчелекләрне атап китте, шулай ук 71 нче законның үтәлешенә басым ясады. Белгечләр кызлар һәм малайлар белән аерым сөйләшү, психологик тренинг уздырдылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне 18.05.2017
Һәр елны май аенда Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) билгеләп үтелгән. Беренче акцияләрне оештыручылар СПИДтан үлүчеләрне искә алу белән бер үк вакытта исәннәренә ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә дә әлеге максатлар алгы планга куела. Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне һәркемгә ВИЧтан беркемнең дә иминиятләнмәгән булуны аңлатуны да күз уңында тота.СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне һәм Бөтенроссия акциясе уздырылу уңаеннан 6-9 нчы класс укучылары өчен әңгәмә уздырылды, презентацияләр каралды. -
Котлыйбыз! 17.05.2017
13 майда Казанда «KAZAN-MUZIK Йорт» II Халыкара музыкаль-инструменталь башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Зәй, Алабуга, Уфа, Пермь һәм башка шәһәрләрдән килгән укучылар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе филиалында шөгыльләнүче 3 нче сыйныф укучысы Минһаҗев Самат та әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясады һәм «Баян, аккордеон» номинациясендә (җитәкчесе Гайнуллин Булат Марсель улы) I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Саматны һәм аның укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улын зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
Асфальтка рәсем ясау конкурсы 16.05.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Бикбаева Айзилә (2 кл.) һәм Бикбаева Адилә (7 кл.) район күләмендә уздырылган асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Үз номинациясендә "Балаларны яклау көне" нә карата ясаган рәсеме белән 7 нче класс укучысы Бикбаева Адилә 1 нче урынны яулады. Адиләне җиңүе белән котлыйбыз!
-
Европа иммунлаштыру атналыгы 15.05.2017

Европа иммунлаштыру атналыгы 24-30 апрель көннәрендә уза. Бу вакыт эчендә балаларны вакциналауга басым ясала. Белгечләр, вакцинаның сыйфаты өчен борчылмыйча, үсеп килүче буынга прививка кадау кирәк һәм мөһим дип белдерә. Авыл медпункты фельдшеры Сабитова Наилә апа тарафыннан да укучыларга прививка ясауның әһәмиятле булуы турында мәгълүмат җиткерелде.
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2017
15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була. Әти-әни – гаиләнең тоткасы, ә балалар – көзгесе.Шушы истәлекле көн уңаеннан 2 нче сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре турында шигырьләр, хикәяләр яздылар, гаиләләренең рәсемнәрен ясадылар. Калган классларда да әңгәмәләр үткәрелде, иҗади эшләр башкарылды. -
Волейбол ярышында 13.05.2017

Бүген Арчада район беренчелегенә волейбол ярышы үтте. Анда мәктәбебезнең кызлар командасы катнашты һәм төп мәктәпләр арасында 2 нче урынны яулады. Команда составында уйнаган кызларыбыз - Минһаҗева З., Садриева А., Мөхәмәдиева А., Солтанова К., Минһаҗева И., Зәйнетдинова Э., Хөснетдинова И. (тренерлары - Минһаҗев М.В. Гарифуллин Г.В.) җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Укучының мәдәни көндәлеге" нә нәтиҗә. 11.05.2017

Башлангыч класс укучыларына тапшырылган "Укучының мәдәни көндәлеге" нә нәтиҗәләр чыгарылды һәм иң тулы итеп тутырган көндәлек ачыкланды. Җиңүче дип 3 нче класс укучысы Гарифуллин Галим табылды. Аның көндәлеге район конкурсына тәкъдим ителде.
-
Җиңү парадында 09.05.2017

Бүген Арчада узган Җиңү парадында "Курса ягы горурлыгы" темасы буенча әзерләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәдә авылдашыбыз, фронтовик-язучы Госман Бакировның сугыш чоры иҗаты яктыртылды, аның шәхси әйберләре куелды.
-
Тантаналы митингта 06.05.2017
Бөек Җиңү илебезгә зур корбаннар аша килде hәм менә 72 ел инде халкыбыз тыныч тормышта яши. Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан буынга сакланып килә.Җиңү көне уңаеннан мәктәбебез укучылары икенче ел рәттән “Үлемсез полк” акциясендә катнашалар. Бүген дә һәрбер укучы сугышта катнашкан бабайларының, туганнарының фотоларын горур рәвештә күтәреп, колонна булып һәйкәл янына килделәр. Биредә тантаналы митинг үтте. Ветераннарны бәйрәм белән Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы бүлеге җитәкчесе Гарипов Р.Р., авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р. котлады. Укучылар көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим ителде. Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә венок салдылар.









