муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Кызыклы математика 03.03.2017
Математика фәненнән 5-6 класслар өчен “Кызыклы математика” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Сыйныфтан тыш чараның максаты: 1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру; уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү; математика фәненә иҗади кызыксыну уяту; кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Ярышта 1нче урынны 6 класс укучылары, 2 нче урынны 5 класслар алды. -
Профориентация 02.03.2017

Укучыларга һөнәри юнәлеш буенча ярдәм итү максатыннан, бүген "Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" ннан Фәридә Фәритовна һәм Марат Рәфкатович укучыларны техникумда алырга мөмкин булган белгечлекләр, уку, яшәү шартлары белән таныштырдылар.
-
Математикадан ачык дәрес 01.03.2017 Математика атналыгы уңаеннан бүген 7 класс укучылары белән “Без күпбуыннар белән дус” темасына ачык дәрес үткәрелде. (Укытучы – Бохараева Р.И.) Дәреснең максаты - “Күпбуыннар белән гамәлләр” темасы буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Бурычлары: укучыларның мөстәкыйль, күмәк, төркемнәрдә эшләү, танып - белү күнекмәләрен үстерү; кызыклы мисаллар, эшнең төрле формаларын кулланып алгебра фәненә кызыксыну тәрбияләү; шәхси сыйфатлар формалаштыру; фикерләрне төгәл һәм ачык әйтергә өйрәтү; җаваплылык, тәвәккәллек, игътибарлылык тәрбияләү. Дәрестә презентация кулланылды, укучылар группаларга бүленеп эшләделәр.

-
Котлыйбыз! 01.03.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Нурсәнә Турисовна! Сезне чын күңелебездән 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз.Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез балаларны укытып кына калмыйча, укытучыларның яшь буынын да тәрбиялисез, аларга үрнәк булып торасыз.
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,Котлы булсын туган көнегез.Куанычтан –куанычка атлап,Шатлык чәчеп, бәхет игегез!Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы,Сау-сәламәт, таза булыгыз.Бәхетләрдән-бәхетләргә генәАлып барсын йөргән юлыгыз.Рәхмәт Сезгә, барысы, барысы өчен,Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.Сәламәтлек Сезне ташламасын,Авырлыклар бер дә килмәсен. -
“Иң пөхтә математика дәфтәре” 28.02.2017

Математика атналыгы уңаеннан 5-9 класс укучылары арасында “Иң пөхтә математика дәфтәре” конкурсы узды. Конкурсның төп максаты - укучыларның дәфтәрләрен чиста, пөхтә йөртүләре иде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Кызлар арасында: 1 нче урын -Хөснетдинова Инзилә (7 класс), 2 нче урын- Мингазова Илүзә (8 класс), 3 нче урын -Гайнуллина Зилә (6 класс), Мингазова Зиля (9 класс), Егетләр арасында: 1 урын - Шакиров Әнис (9 класс), 2 урын -Бакиров Альмир (5 класс) 3 урын- Хәмзин Ришат (7 класс).
-
Математика атналыгы 27.02.2017

Бүгеннән мәктәптә математика атналыгы башланды. Укучылар өчен кызыклы биремнәр,мәсьәләләр, шигъри табышмаклар, кызыклы фактлар тәкъдим ителде.
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 24.02.2017

24 февраль көнне 2-4 нче классларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үтте. Укучыларга Татарстандагы, районыбыздагы тыюлыклар, милли парклар турында мәгълүматлар җиткерелде. Әлеге дәрес укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
-
Котлыйбыз!!! 23.02.2017

Хөрмәтле бабайлар, әтиләр, абыйлар, егетләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Сезнең барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез. Һәммәгезгә дә бәрәкәтле тыныч тормыш насыйп итсен. Муллык, уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Бәйрәм белән!!!
Тормыш авырлыгыннан курыкмыйча,
Ныклы адым белән атлагыз.
Киң күкрәгегезне калкан итеп.
Җил-давылдан безне саклагыз.
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 22.02.2017
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-9 нчы класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" дип аталган бәйге оештырылды. Егетләр әлеге бәйгедә үзләренең көчле, чыдам, кыю һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр. Шәхси беренчелектә призлы урын алучыларга дипломнар тапшырылды. -
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 21.02.2017
Татар теле... Тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган телне яратыйк, хөрмәтлик.Бүген мәктәбебездә уздырылган кичә туган телебезгә багышланды.









