муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
Кар сыннары 20.12.2017

Яңа ел бәйрәме якынлашуга, мәктәп тирәсе ел саен кардан ясалган сыннар белән бизәлә. Быел да укучылар һәм укытучылар фантазияләрен эшкә җигеп, төрле әкият геройларыннан матур мәйданчык ясап куйдылар. Молодцы!
-
"Иң матур Яңа ел уенчыгы" 19.12.2017

Яңа ел бәйрәменә һәр класс укучылары матур итеп уку бүлмәләрен бизәп куйдылар. Чыршыга элү өчен Яңа ел уенчыгы ясау буенча класслар арасында конкурс игълан ителде. Алар Яңа ел чыршысына эленә башлады инде. Нәтиҗәләр бәйрәм көнне ясалачак.
-
Укучыларыбыз - көрәш батырлары 18.12.2017

16 нчы декабрь көнне Сабада 2000-2001, 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында республикакүләм Н.Х.Хамидуллин истәлегенә татарча көрәш буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда мәктәбебез укучылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. 9 нчы класс укучысы Нурисламов Рәниф 70 кг га кадәр үлчәү авырлыгында 3 нче урынны, Мөхәрләмов Айдар (тренерлары Ахмадеев М.Г.) авыр үлчәүдә 3 нче урынны алдылар. Алар диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Афәрин, егетләр!
-
Р. Курамшин исемендәге VI Республикакүләм конкурсы 16.12.2017
Арча балалар сәнгать мәктәбе филиалының баян классында шөгыльләнүче 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗев Самат баянчы һәм гармунчыларның Р. Курамшин исемендәге VI Республикакүләм конкурсында катнашты һәм I Дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Саматны һәм аның укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез. -
Яңа елга әзерлек 15.12.2017

Һәркемнең яраткан Яңа ел бәйрәме якынлаша.Яңа елга әзерлек бара. ... Иң күңеллесе шул булды- һәр укучы Яңа елга нинди дә булса һөнәрен күрсәтергә әзер. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур тырышлык куялар.Безнең Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә дә укучылар зур түземсезлек белән кышның иң күркәм бәйрәмен түземсезлек белән көтәләр-күмәк көч белән урман гүзәле-Чыршыны бизәп куйдык.Хәтта әзерлек группасына йөргән балалар да читтә калмады,махсус килделәр.
-
Яңа елга әзерлек 13.12.2017

Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Укучылар классларны, залларны бизәделәр, урамда кардан сыннар да ясый башладылар.
-
Ел укытучысы - 2017 12.12.2017

11 нче декабрь көнне Сеҗе төп гомуми белем мәктәбендә "Ел укытучысы -2017" бәйгесенең зона этабы булып үтте. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең физика укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. катнашты, ачык дәрес һәм осталык дәресе үткәрде.
-
Ватан геройлары көне 09.12.2017

9 декабрь Ватан геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы геройларын, Россия Федерациясе геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне. Шушы уңайдан 6 сыйныф укучылары Cоветлар Cоюзы геройлары турында мәгълүматлар табып чыгыш ясадылар.
-
Акция "Час кода" 09.12.2017
C 4 по 10 декабря в России проходит Всероссийская образовательная акция «Час кода», цель которой — познакомить молодое поколение с ИТ-сферой, показать перспективы и преимущества работы в ней, а также научить школьников самостоятельно писать код. В этом году школьникам наглядно продемонстрируют, что информационные технологии — это инструмент создания будущего и незаменимый помощник людей. Особый акцент в видеоуроке, выполненном в стиле скрайбинга, сделан на искусственном интеллекте и его взаимодействии с человеком. В этом году игровые задания тренажера также разделены на три уровня сложности, в зависимости от возраста участников: для младшей школы с 1 по 4 класс, для учеников 5-7 классов, а также для детей и подростков 8-11 классов. Учащиеся 7 классов с интересом прошли эти игровые задания тренажера. -
9 нчы декабрь - Ватан геройлары көне. 08.12.2017

Истәлекле дата уңаеннан бүген барлык классларда да чаралар үтте. 5 нче класс укучылары ил һәм халык алдында эшләнгән батырлыклары өчен бик күп шәхесләрнең герой исеменә лаек булуларын белделәр. Кемнеңдер гомерен саклап калу максатыннан үзләрен кызганмаган геройлар язмышы укучыларны таң калдырды.









