муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
1 нче октябрь - өлкәннәр көне 01.10.2017
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез. -
Волейбол ярышы 28.09.2017

Бүген мәктәбебезнең кызлар командасы Яңа Кенәр мәктәбендә уздырылган волейбол ярышында катнашты, уңышлы чыгыш ясады. Кызларыбыз 4 нче урынга лаек булды. Афәрин, кызлар!
-
ТР Яшь Гражданнар Форумы 25.09.2017

24 нче сентябрьдә районда Татарстан Республикасы Яшь Гражданнар Форумы узды. Анда балалар оешмаларының иң актив укучылары һәм педагоглар җыелды. Бу Форумда укучылар 9 станциядә шөгыльләнделәр. Пленар утырышта Осина Любовь Михайловна катнашты. Соңыннан иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды. Мәктәбебез укучысы Солтанова Камилә “Иң позитив фотография” номинациясендә беренче унлыкка керде.
-
“Тынычлык күгәрченнәре” 21.09.2017

21 нче сентябрь көнне укучылар “Тынычлык күгәрченнәре” акциясендә катнаштылар. Илебез иминлеге өчен яу кырында башларын салган ветераннарыбызның исемнәре язылган ак күгәрченнәрне, шарларга бәйләп, күккә очырдылар.
-
Укучыларга мәдәни көндәлек ташыру 20.09.2017

Башлангыч сыйныф укучылары кулларына кабат "Мәдәни көндәлек" алдылар. Төсле, матур, шул ук вакытта эчтәлекле әлеге басма аларны уку елы буенча кызыклы биремнәре, мавыктыргыч сәхифәләре белән сөендерәчәк.
-
“Поделись улыбкой! - Елмаю бүләк ит!” акциясе 18.09.2017

“Мөстәкыйль балалар” республика проекты кысаларында мәктәбебезнең “Ritm” отряды әгъзалары “Поделись улыбкой!-Елмаю бүләк ит!” акциясе үткәрделәр. Акциядә катнашучылар авыл кешеләре белән очрашып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, һәр кешегә елмаюлы смайликлар бүләк иттеләр, күтәренке кәеф теләделәр. Укучылар да, авыл халкы да шатлыкларын бүлеште.
-
Көзге уңышны җыю 14.09.2017

Укучылар, укытучылар көче белән мәктәп бакчасында бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстерелде. Хәзер бакча мул уңыш белән сөендерә. Көннәр матур, кояшлы торганда укучылар бакчада үстерелгән бәрәңгене алалар.
-
"Экстремизмга - юк!" айлыгы 11.09.2017

Бүген укучылар алдында авыл мәдәният йорты директоры Гатауллина Р.Р. “Экстремизмга – юк!” дигән тема буенча чыгыш ясады. Аның чыгышы укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт һәм түземлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Гатауллина Р.Р. шулай ук укучылар белән эчүчелеккә каршы әңгәмә уздырды, киңәшләрен бирде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады.
-
Инспектор белән очрашу 07.09.2017

Бүген укучылар белән очрашуга район администрациясенең әйдәп баручы белгече, мәктәпләр инспекторы Нигъмәтуллин М.К. килде. Ул укучыларга җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртте, "Экстремизмга - юк!" айлыгы барышында укучылар белергә тиешле мәгълүматларга тукталды, киңәшләрен бирде. Әлеге очрашу укучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы булды.
-
Гриппка каршы вакцина 06.09.2017
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйткәнчә, грипп – балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да табиблар вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне, ягъни сентябрь-ноябрь айларында ясатырга киңәш итә.Хәзерге вакытта Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Барлыгы 1 млн 69 мең кешене вакциналаштыру планлаштырыла. Татарстанда бары тик Россиядә җитештерелә торган олылар өчен “Гриппол” һәм балалар өчен “Гриппол плюс” вакциналары гына кулланылачак.Прививка ясату турында яшәү урыны буенча һәрбер сырхауханәдә белешергә була. Ул федераль бюджет чараларыннан бушлай ясала. Быелгы планлы күрсәткечләргә килгәндә, 7 яшькә кадәрге 55 мең балага, 173 мең мәктәп укучысына, студентларга, медицина хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә гриппка каршы прививка ясау ниятләнә. Бүген безнең мәктәптә дә фельдшерлар укучыларга гриппка каршы вакцина ясадылар.









