муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы старт алды 05.09.2017
Әлеге акция Татарстанда дүртенче ел рәттән Республикада халыкара һәм конфессиональара килешүләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук җәмәгать фикерен булдыру өчен уздырыла.Айлык план Президент боерыгы белән расланган. Аны уздыруда прокуратура, тәртип саклау органнары, иҗтимагый оешмалар, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре, ММЧ, җәмәгатьчелек актив катнаша. Айлык барышында экстремизмга каршы юнәлештәге чаралар– гомуми белем дәресләре, рәсемнәр һәм иншалар бәйгесе, укучылар катнашында түгәрәк өстәлләр, спорт уеннары, халык лекцияләре һ.б. уздырылачак. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә – бу чорда экстремизмны профилактикалау чаралары көчәйтелә. -
3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне 02.09.2017
3 сентябрь – Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5,7 нче класс укучылары өчен "Россия террорга каршы" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. 2004 нче елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйга искә алынды. укучыларга да һәрвакыт уяу булырга кирәклеге тагын бер кат искәртелде. -
Белем бәйрәме 01.09.2017

Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Белем бәйрәменә багышлап тантаналы линейка үтте. Мәктәбебез бусагасын 3 малай һәм 3 кыз тәүге тапкыр атлап керделәр. Чыгарылыш классында быел 8 укучы белем алачак.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм нәни дусларыбыз! Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Мәктәп еллары һәркайсыгызның күңелендә кабатланмас бер мизгел булып калсын иде.
-
Мәктәпләр ярминкәсендә 26.08.2017

Мәктәпнең педагогик коллективы Арча шәһәрендә узган мәктәпләр ярминкәсендә катнашты һәм бик күп төрле яшелчә, алардан әзерләнгән салатлар, йорт өчен кирәкле булган башка товарлар тәкъдим итте.
-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе
25.08.2017
Татарстанда һәм районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
-
Татар конгрессы кунаклары - мәктәптә 06.08.2017

Бүген безнең җирлектә Татар конгрессы делегатлары кунак булды. Алар татар авылы өйләренә таралыштылар, җирлекнең яшәү рәвеше белән таныштылар. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренең эшен күзәттеләр. Мәктәптә аларны укучылар һәм укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләр махсус төзелгән программа буенча кунак иттеләр. Алар өчен мәктәбебез укучылары авылдаш язучыбыз Г.Бакирның “Сабый чак истәлекләре” әсәрен сәхнәләштерделәр, кунакларга тәкъдим иттеләр. Делегатларга әлеге күренешләр бик ошады. Алар мәктәп музее, бакча белән таныштылар, изге теләкләрен әйттеләр. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер
28.07.2017
28 нче июль көнне район хакимияте, мәгариф идарәсе, янгын күзәтчелеге, газ идарәсе, Роспотребнадзор, район эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе һ.б. оешма вәкилләреннән торган махсус комиссия мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Комиссия мәктәпнең әзерлегеннән канәгать булып китте.
-
Яңа уку елына әзерлек
24.07.2017
Мәктәпнең укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр мәктәпне яңа уку елына әзерлек эшләрен башладылар. Хәзерге вакытта класс-коридорларны чистарту, территорияне тәртипкә китерү эше алып барыла.
-
Мәктәп бакчасында
17.07.2017
Мәктәп бакчасына укучылар көче белән бик күп яшелчәләр утыртылды. Хәзерге вакытта укучылар түтәлләрдәге чупләрне утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр.
-
Аттестат тапшыру тантанасы 23.06.2017
23 нче июнь көнне мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучылары өчен аттестат тапшыру тантанасы булып узды. Укучыларыбыз имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, кулларына аттестат алдылар. Укучыларга мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. изге теләкләрен юллады. Шулай ук укучыларыбызны беренче укытучылары, фән укытучылары һәм әти-әниләре котлап, иң матур теләкләрен җиткерделәр.









