муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
"Чыршы белән булган хәл" 26.12.2016
Бүген 1-5 нче класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. 5 нче класс укучылары "Чыршы белән булган хәл" исемле тамаша тәкъдим иттеләр. Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, җыр-биюгә, нәфис сүзгә булган сәләтләрен күрсәттеләр.Кулны-кулга тотынышып,Җырлыйбыз да биибез.Яңа елда һәркемгәБәхет-шатлык телибез. -
"Хуш киләсең, Яңа ел" 26.12.2016

Яңа ел бәйрәменең икенче өлеше 6-9 нчы класс укучылары белән дәвам итте. Һәр классның үзенчәлекле чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
-
Котлыйбыз!!! 24.12.2016

23 нче декабрь көнне мәктәбебезнең 8 нче класс егетләре тренерлары Әхмәдиев М.Г. җитәкчелегендә Олы Әтнәдә легендар көрәшче Бәрәзә Хафиз истәлегенә багышланган республикакүләм татарча көрәш ярышында катнаштылар. Әлеге бәйгедә 8 нче класс укучылары Мөхәрләмов А. 2 нче урынны, Нурисламов Р. 3 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр!
-
Түгәрәк өстәл 23.12.2016

Бүген мәктәптә югары класс укучылары белән берлектә, Арча районы администрациясе планы нигезендә түгәрәк өстәл үткәрелде. Укучылар белән очрашуда район мәктәпләре инспекторы Нигъмәтуллин М.К., Арча үзәк шифаханәсенең психиатр-наркологы Әхмәтҗанов Р.Ә, участок уполномоченные Юсупов И.Н. катнашты. Белгечләр укучы яшьләр арасында тәртипсезлекләрне, хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгышлар ясадылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биделәр.
-
Яхшылык эшләргә ашыгыйк! 22.12.2016

Укучыларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатында 4 нче класс укучылары белән “Яхшылык дәресе” үткәрелде.
-
Китапханәчеләр семинары 21.12.2016

Бүген мәктәбебезгә район мәктәпләрендә эшләүче китапханәчеләр семинарга җыелды. “Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” – дип язган бөек Тукаебыз. Әйе, дөрестән дә китап – якын дус та, тугрылыклы иптәш тә, киңәшче дә, сердәш тә.Әсәрләр аша матурлыкны күрә белергә, туган телебезне, халкыбызны яратырга, намуслы, шәфкатьле булырга өйрәтүдә китапханәчеләрнең роле искиткеч зур.
Бүгенге очрашуга якташыбыз, Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, күп кенә китаплар авторы, мәкаләләр иҗат итүче, безнең мәктәбебездә директор булып эшләгән һәм мәктәп бинасын төзүдә үзенең күп көчен куйган Минһаҗ абый Кашапов һәм аның тормыш иптәше Мәрьям апа да килде. Минһаҗ ага Кашапов балачагыннан ук китаплар укырга яраткан, маҗаралы әсәр геройлары белән бергә яшәгән, мәктәп елларыннан иҗат белән шөгыльләнгән, бик күп мәгълүматлы, Тукай иҗатына мөкиббән киткән кеше. Очрашуда Минһаҗ аганың тормыш юлына тирән күзәтү ясалды, шигырьләре,“Сугыш чоры балалары” әсәреннән өзекләр яттан укылды.
Минһаҗ аганың тормыш иптәше Мәрьям апа да әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк кеше, безнең мәктәбебездә китапханәче булып эшләде. Лаеклы ялга киткәнче ул Арча үзәк китапханәсендә тырышып хезмәт куя. Үз һөнәрен гомере буе яратып эшли, китапханәче һөнәренә чын мәгънәсендә гашыйк кеше. Китапханәчеләргә Минһаҗ абый һәм Мәрьям апа Кашаповлар үзләренең җылы теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.
Әлеге очрашу китапханәчеләр күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Семинарда китапханәчеләр өчен күңелле итеп "Башваткыч" уены да оештырылды, "Тунан якны өйрәнү" музеена сәяхәт ясалды. Түгәрәк өстәлгә җыелгач, китапханәчеләр үзләренең әлеге очрашуга карата булган фикерләрен җиткерделәр, ә мәгариф бүлеге методисты Феоктистова Г.К. семинарның югары дәрәҗәдә үтүен белдерде.
-
Яхшылык дәресе 20.12.2016

Бүген мәктәптә “Яхшылык дәресләре” узды. Яхшылык ул - безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Якын кешенең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, а кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм кайчан булса да үзеңә әйләнеп кайта. Укучылар белән менә шушы сыйфатлар турында сөйләшү узды һәм фильмнар күрсәтелде.
-
Кардан сыннар ясыйбыз 19.12.2016

Яңа ел исе килә… Урамнарда, йортларда, биналарда чыршылар бизәлде, аларның сихри утлары күңелне әкияти дөньяга алып китә, аяк астындагы карларның җемелдәве, үзенчә көйләп шыгырдавы… кыскасы - җиһан Яңа ел рухы белән яши. Урамдагы Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары сыннары – болар һәммәсе дә күңелдә кабатланмас Яңа ел рухын тудыра. Мәктәбебез тирәсе соңгы көннәрдә әкияти шәһәрчеккә әйләнде.
-
Форум "Открытие новых талантов 2016" 16.12.2016

15-16 декабря на базе Германо-российского института новых технологий проходит форум "Открытие новых талантов 2016" (Университет Талантов), где участники будут защищать свои проекты. В этом форуме участвует и наша учительница русского языка и литературы Зайнуллина Фильсина Габдулхаевна.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 15.12.2016

Мәктәптә узган уку елыннан бирле баян түгәрәге эшли. Җитәкчесе - Гайнуллин Б.М. Башлангыч класс укучылары әлеге түгәрәктә бик яратып шөгыльләнәләр, баянда уйнау, вокал серләренә төшенәләр.









